Балачагыма кайттым әле
Бу дөньяда үзенең матур яшьлеген, бәхетле балачагын сагынмаган кеше юктыр. Кем генә яшьлек дуслары, бергә уйнап үскән күрше егете, күрше кызы белән бер күрешеп, сөйләшеп, үткәннәрен искә төшерергә хыялланмый. Безнең “мәчет төп“ балаларының бу зур хыялы тормышка ашты. Сараш авылының уртасында бик күп еллар элек матур мәчет булган. Бу мәчет калку урында, биек топольләр арасында урнашкан. Безнең картәтиләребез, картәниләребез шушы жирдә гомер иткәннәр. Аларга алмашка балалары — безнең әти-әниләребез килгән. Тумыштан бер-берләрен белгән, бергә уйнап үскән, мәктәптә укып, гаиләләр корып