“Башмагым“ белән яуланган уӊыш
Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год). БЕЗ, 1963 елда Төнгүк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар: Дамирә Кузаева, Факирә Максиева hәм мин – Шаhит Кучукбаев, Төнгүк авылы яшьләре белән концерт бригадасы оештырып, түләүле концертлар куеп, клубыбызга баян алдык. Талантларыбызны ачып, туган авылыбызда якты эзләр калдырып, белемебезне үстерергә читләргә озатучы укытучыларыбыз Мәрзия Әлетдин кызы Габитовага, безне сәхнә hөнәренә өйрәтүче пионер вожатые, соӊыннан Сараш мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Сания апа АбдуловаХәлилова, аныӊ әнисе – бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлаган, Барда драма коллективында төрле рольләр башкарган,