Хезмәтебез — безнең дөньябыз, яшәү рәвешебез
25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне Һәр һөнәр үзенчәлекле һәм кабатланмас сыйфатларга ия. Алар арасында ял һәм бәйрәмнәрдә эшләүче, халыкның күңелен рухи яктан баетучы мәдәният хезмәткәрләре бар. Бу һөнәрне сайлаган талантлы затлар сәхнә дөньясын бернигә дә алыштырмый, һаман тамашачы алдында балкый. Мәдәният хезмәткәрләре белән якыннан танышу өчен Үдиккә юл алабыз. Бу авылга килеп керүе үк күңелле. Юлның ике ягында агачлар, яшь каеннар үсә, тирә — яктагы үләннәр вакытында кистерелеп, һәрчак каралып тора. Юкка гына театр гардеробтан башлана, димиләр бит. Авыл