Киӊәшле эш таркалмас

Президиум заседания Мәгълүм булганча, агымдагы елныӊ 15 июнендә Бардада XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уздырылачак. Дүртенче апрельдә әлеге зур чараны үткәрү мәсьәләләренә багышланган оештыру комитеты утырышы булды, аныӊ эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашты. Шул ук көнгә Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте төбәк иҗтимагый үзәгенеӊ күчмә утырышы да планлаштырылган иде. Бөтенрәсәй авыл Сабан туен Барда җире инде икенче тапкыр кабул итә, беренчесе моннан 11 ел элек 2013 елга туры килгән иде. Әлбәттә,

Подробнее

Төбәгебезнеӊ сәләтле улы

Наил Габдушев Барда округында танылган шәхес, аныӊ сыннары, скульптур композицияләре төбәгебез авылларын бизи, китаплары дөнья күрде. Икенче апрельдә талантлы якташыбыз үзенеӊ иҗат кичәсен оештырды. Барда мәдәният hәм ял үзәгендә ул көнне халык шактый җыелды. Вестибюльдә авторныӊ туган як табигате сурәтләнгән картиналарыннан, янәшәбездә яшәүчеләрнеӊ портретларыннан бай күргәзмә эшләде. Наил Мөхетдин улы Габдушев Барда районы Каенавылда туып-үсә, урта мәктәп тәмамлый hәм Пермьдәге 27нче hөнәр училищесында рәссам-рестовраторлыкка укый. Түбән Тагил дәүләт педагогия институтыныӊ сәнгать – графика факультетында белем ала ул. Мәгариф учреждениеләрендә хезмәткә

Подробнее

”Эшләгәнгә эш күп”

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы булып Фәниз Габдрахман улы Маматов 2021 елда теркәлгән, аӊа кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотканнар. Ул үзе Бардадагы 66 нчы училищены тәмамлый hәм Чайковский шәhәрендәге автомәктәптә укый. Аларныӊ 130 гектар мәйданда чәчү җирләре, шулай ук күпьеллык үләннәр үскән печәнлекләре дә бар. — Хуҗалыгыбызда маллар карыйбыз, 6 баш үгезләр hәм таналар бар. Печән үзебез әзерлибез, якынча 2 меӊ рулон тирәсе, сатабыз да. Техника күп, сезонлы эшләргә кешеләрне дә җәлеп итәбез. 2023 елныӊ декабрендә Елово районы Дуброво авылыннан 10

Подробнее

Саваплы гамәлләр кылучы

Сария Гаптрәхим кызы Рангулованыӊ Түбәнавылда яшәвенә быел 47 ел тула. Ул үзе Аклыш авылы кызы, Оса педагогия училищесын тәмамлаганнан соӊ 1977 елда бу авылга балаларга белем бирергә юллама буенча җибәрелә. Язмышын Рәмзит Мөхәммәтгали улы белән бәйли hәм гомерлеккә биредә төпләнеп кала, 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Язмам герое 35 ел башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән. Хәзер ул лаеклы ялда, федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны. Кул эшләре тота: бәйли, тегә, чигә. Осталыгы әнисеннән килә. Йортта гөлләр күплегенә игътибар иттем, алар бит тирә-юньгә ямь

Подробнее

Авыл остасы

Оста куллы затлардан авылдашлары безгә Җәүдәт Гани улы Аптуковны атадылар. Ул үзе инде 5 еллар тирәсе Түбәнавыл балалар бакчасында пар казаны (котельная – редакциядән) операторы булып эшли. — Йорт җиhазлары да җитештерәм, заказ буенча эшлим. Өемдә махсус станоклар бар. Бардада җиhазлар ясау цехында эшләгән идем. Агач эшен яраттым. Заманча ысулларны да кулланам, тырышам, яӊалыкларны өйрәнәм, — диде ул. Җәүдәт Гани улы Пермь шәhәрендә 103нче училищеда бизәүче декоратор (декоратор-оформитель) белгечлеге ала, 4 разрядка ия. Балалар бакчасында ул эшләнгән байтак җиhазлар: урындык,

Подробнее

Түбәнавылда редакция көне

Күптән түгел “Таӊ” газетасы иҗат төркеме Түбәнавылда социаль, мәдәни hәм иҗтимагый оешмаларда булып халык белән очрашып кайтты. Бу сәфәребезне газетабызныӊ актив хәбәрчесе, авылныӊ хөрмәтле кешесе, озак еллар китапханәче хезмәтен башкарган Ләбибә апа Зимасова оештырды. Сезгә зур рәхмәтебезне hәм ихтирамыбызны белдерәбез, ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер телибез. Түбәнавыл матур табигать кочагында урнашкан, аныӊ кешеләре дә эшчән, булдыклы hәм белемле. Бу юлы да без шундый затлар белән күрештек. Бу авыл борынгы, хәзер анда 188 хуҗалыкта 523 кеше яши. Торак пунктныӊ уртасында авыл

Подробнее

Ел фасылы алышына — яз килә

Табигатьнеӊ яӊару чоры күзгә күренеп сизелә, яз кояшы яктырак балкый, юллардан гөрләвекләр ага. Көн белән төн тигезләшкән вакытта төрки hәм фарсы халыклар Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Нәүрүз — “яӊа көн” дигән сүз, бардалылар бу бәйрәмне быел 17 мартта үткәрде. Округта яшәүчеләр hәм кунаклар өчен кызыклы программа: котлаулар, концерт, спорт ярышлары, халык уеннары оештырылды. Бәйрәмчә бизәлгән Җиӊү мәйданында сәхнә рәтләре урнашкан, халыкка милли ризыклар, сувенирлар тәкъдим ителде. Тантана яӊа зур сәхнәдә балалар бию коллективларыныӊ матур чыгышлары белән башланды. Котлау өчен сүз

Подробнее

Талканлыда редакция көне

Округ авылларында яшәүчеләргә, аларныӊ көнкүрешенә, эш-шөгыльләренә багышланган сәхифәбезне дәвам итәбез. Ноябрь аеныӊ соӊгы көннәрендә “Таӊ” газетасыныӊ иҗат төркеме округныӊ көньягында урнашкан авылларныӊ берсе – Талканлы халкы белән очраштык. Биредә яшәүчеләр белән безне Яӊавыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәбиб кызы Юсупова таныштырды, аӊа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Талканлы авылы ни өчен әлеге исемне алган икән? Авыл халкы сүзләренчә, элек биредә талкан тарттырганнар, тегермәне эшләгән икән дигән фикер ишеттек. Халык саны аз булса да, авыл яши. Җәй көннәрендә Свердловск шәhәреннән Зөhрә Власова, Уфадан

Подробнее

Биш бала әнисе

Туган ягын ямьләп яшәүчеләргә Талканлы авылыннан Санига Мәүләви кызы Габтукаеваны кертергә була. Хезмәт ветераны, 5 бала әнисе, оныкларыныӊ яраткан картәнисе, авылдашларыныӊ хөрмәтенә лаеклы ул. Яӊавыл территориаль бүлеге ветераннар советы рәисе Р.Х. Юсупова Санига апа турында җылы сүзләр әйтте. — Актив зат, оештырылган чараларда катнаша, “Тынгысыз йөрәкләр” фольклор төркеменә йөри, җырлый, бии. Күптән түгел коллективыбыз белән Төнгүктә “Сердәш” ансамблен 10 еллык бәйрәмнәре белән котлап чыгыш ясадык. Габтукаевлар төбәгебезнеӊ үрнәк гаиләләреннән санала, 5 балаларына яхшы тәрбия бирделәр. Габделбарый абый белән алар бергә

Подробнее

Таhир белән Таhирә

Май аенда бергә гаилә коруларыныӊ 50 еллыкларын – алтын туйларын билгеләп үткән Шаригиннар гаиләсендә дә булдык без. Таhир Мөхәммәтхан улы hәм Таhирә Камил кызы 2 балаларын олы тормыш юлына тәрбияләп озатканнар, хәзер аларныӊ 4 оныклары, бер оныкчыклары бар. Таhир белән Таhирә… Исемнәр очраклы шулай туры килде микән? “Зөhрә очрармы дигән идем, Таhирә белән очрашып кавыштык”, — диде Таhир абый безгә елмаеп. Ул үзе Башкортостанныӊ Янаул районы Югары Чат авылында туган. 1968 елда Свердловский шәhәрендә Уралмаш заводына урнашкан, формалаучы, форма ясаучы

Подробнее