Җыр булып кайтты
Сугыш афәте инде еракта калды, ә ул ясаган тирән яра әле төзәлмәгән. Вакыт төзәтеп кенә бетерерлек буямады бу яра. Җиңү бик кыйммәткә төште! Бу мәкаләмдә авылдашым — Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев батырлыңы белән таныштырырга телим. Шәрифҗан 1916 елда Пермь өлкәсе Барда районы Сараш авылында туа. Ул ятимлекне дә, ачлыкны да башыннан кичерә, колхозда эшли, көтү көтә, күп авыр эшләр башкара. Бу авырлыклар аны ныгыта, чыныктыра. 1938 елда ул Кызыл Армиягә чакырыла. Кечкенәдән үк көчле рухлы Шәрифҗан армия сафларында үзенең