Тың тыңлау йоласы
Хөрмәтле укучыларыбыз, Барда төбәгендә чагылыш тапкан күренешләргә, гореф—гадәтләргә, йола, традиция h.б. багышланган “Тол буенда – Бардада” сәхифәбез бу юлы тың тыңлау йоласына багышлана. Өлкән буын вәкилләре белән очрашып әңгәмә корганнан соң, бу хакта сезгә дә бәян итәргә булдык. Язманы әзерләргә булышлыклары өчен Сараш мәдәни—ял hәм спорт үзәге хезмәткәрләре, директор Ралит Шамкаевка рәхмәтебезне белдерәбез. Апрельнең алтысыннан җидесенә чыккан кичтә тың тыңлау гадәте безнең төбәктә борын заманнардан яшәп килгән. Икенче төрле аны Плаушинья кич дип тә атыйлар. Плаушинья – русча Благовещение сүзеннән