Минем дөньям больница иде
Күбебез врач Антонина Павловна белән таныш, тик аның больницадан читтә нинди тормыш иптәше, әни, хуҗабикә булуын иң якын кешеләре генә белә. Бу үзенчәлекле шәхесне икенче яктан күрү һәм аның турында тулы “картина” җыю өчен без аның кызы Ольга Алексеевна Курочкинага мөрәҗәгать иттек. — Безнең әни башка әниләрдән бернәрсә белән дә аерылмады. Ул бик тәмле аш-су әзерләде, шимбә көнне, кагыйдә буларак, пироглар пешерде. Аның борынгы рецепт буенча ботканы сыер ашказанында пешергәнен хәтерлим. Ә әле генә пешеп чыккан ризыкның исе, әйтерсең лә,