Аталы-уллы Алешкиннар
Әниемне« сөйләве буенча, әти сугыштан 1945 елныӊ 28 июль иртәсендә кайтып кергән. Куеда станциясеннән җәяүләп кайтканга, бик кичкә калган. Шуӊа Башап Түз авылында юл өстәге бер өйгә кереп йоклап чыккан. Моӊа йорт хуҗасыныӊ әлерәк кенә фронттан кайтуы да роль уйнагандыр инде. hәм әти иртүк торып Сөҗән авылына – гаиләсенә юл тоткан. Еллар үткән. 1964 елда апам Рәсилә, бу вакыйгадан соӊ 19 ел үткәч, әти сугыштан кайтып килгәндә хәл алырга туктаган йортка килен булып төшкән. Инде бу вакытта йорт хуҗасы Алешкин