Йөрәгегезне саклагыз!
29 сентябрь Бөтендөнья йөрәк көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без үзәк район больницасы кардиологы Л.Х.Юлаева белән әңгәмә кордык. — Лариса Хәмит кызы, элеккечә гомуми үлүчеләр саны структурасында кан әйләнеше авырулары беренче урында торамы? — Әйе, чыннан да, йөрәк-кан тамырлары авырулары (ССЗ) дөньяда үлемгә илтүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора: алар һәр ел 17,3 миллион кешенең гомерен өзә. Россиядә социаль-мөһим авырулар арасында ССЗ беренче урынны били. Барда районында кан әйләнеше авырулары саны күп еллар дәвамында шулай ук югары булып кала. Бу елның