Онытырга хакыбыз юк

КОЯШЛЫ 9 май иртәсендә Барда үзәге буйлап колонналар узды, кешеләр кулларында дәhшәтле сугыш еллары авырлыкларын кичергән әтиәниләре, картәти-картәниләренеӊ портретларын алып барды. Аларныӊ күбесе Ватан иминлеге өчен гомерләрен биреп, якыннарыныӊ хәтерендә мәӊге яшь булып калганнар, икенчеләре җиӊү белән туган районга әйләнеп кайтканнар. Колонна үзәк мәйдан янында тукталды, анда Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 77 еллыгына багышланган чара үткәрелде. 9 Май барыбыз өчен дә яраткан, кадерле, фаҗигале hәм кайгылы, әмма шул ук вакытта якты, шатлыклы hәм рәхмәт сүзләре белән тулы көн. Бәйрәм мәйданга

Подробнее

Чын спорт тамашасы

1 2 3 ► Ралли буенча Рәсәй кубогының II этабы, Lаda rally cupның I этабы һәм «Барда раллие – 2021» Пермь крае чемпионаты кышкы каникулларның соңгы ял көннәренә – 8-10 январьга туры килде. Рәсәй дәрәҗәсендәге спорт бәйгесе Барда җирендә инде сигезенче тапкыр уздырылды, катнашучылар саны артуы аеруча сөенечле күренеш. Чараны оештыручылар: Пермь крае Физик культура һәм спорт министрлыгы, «Пермь крае Автомобиль спорты федерациясе» җәмәгать оешмасы, Барда муниципаль округы администрациясе. Барда округы авыллары аша узган трасса катлаулы һәм күп планлы, узышчыларны

Подробнее

Округта спортны үстерү максаты белән

17 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәге янындагы яӊартылган hәм Үдиктә хоккей бортлары белән универсаль ике хоккей мәйданчыгы ачылды. Округ башлыгы Хәлил Алапанов, округ Думасы рәисе Илгизәр Вахитов, 6нчы ЦДНГныӊ җитештерү буенча начальнигы урынбасары Александр Прозоров hәм Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А.Сухихныӊ ярдәмчесе Фәдия Корбангалиева тантананыӊ мөхтәрәм кунаклары булдылар. Чара район үзәгендә, Барда бозында убырлы карчык hәм скоморохлар белән кечкенә тамашадан башланды, делегацияне Кыш бабай hәм Кар кызы сәламләде: “Сәламәтлектән кыйммәтрәк бернәрсә юк, кеше чын-чынлап таза булганда гына

Подробнее

ГТО десанты

8-9 октябрьдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексы hәм икенче Барда урта мәктәбе базасында физкультура укытучылары, тренер-преподавательләре, инструкторлар өчен укулар hәм “ГТО десанты“ дип аталган пропаганда акциясе үткәрелде. Чарада крайның көньяк зонасыннан килгән вәкилләр hәм укучы яшьләр катнашты. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физкультура hәм спорт белән шөгыльләнүнең организмга ничек уңай йогынты ясавын hәркайсыбыз аңлый. Үсеп килүче буында шул сыйфатларны тәрбияләү без – өлкәннәр иңнәренә бурыч булып йөкләнгән. 8 октябрьдә “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексына крайның көньяк зонасында урнашкан Чернушка, Елово hәм Барда районнарыннан барысы

Подробнее

Күңел бәйрәме

1 2 … 8 ► Бардада 15 июньдә край авыл сабантуе үтте. Бу зур вакыйгага әзерлек бик күптән башланды. Кечесе дә, олысы да бәйрәмне түземсезлек белән көтте, берәүләр биредә танышлары, дуслары, классташлары белән очрашырга планлаштырса, икенчеләр матур концерт карарга килде, өченчеләр ат чабышын күрергә өметләнде… Иртән үк якты кояш балкыды, Барда җыены мәйданы әллә каян ишетелеп торган музыка тавышы белән кунакларны үзенә чакырды, ә мәйдан өстендә тәмле шашлык, попкорн, татлы мамык исе таралган иде. Сабантуй – ул искиткеч, бер үк

Подробнее

Кара алтын: hөнәргә бер адым

1 2 3 ► 21 майда “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ” предприятиесенеӊ 6нчы санлы нефть hәм газ табу цехы территориясендә гимназия hәм 2нче санлы Барда мәктәбе өлкән сыйныф укучылары өчен экскурсия узды. Нефтьчеләрнеӊ яшь перспективалы кадрларга ихтыяҗы бар, шуӊа күрә чараныӊ төп максаты профориентация булды. Чарада Барда муниципаль районы башлыгы Х.Г. Алапанов, аныӊ беренче урынбасары Т.В. Балтаева катнашты. Пермь краеныӊ иӊ зур газ hәм нефть табучы предприятиесе цехларыныӊ берсенә бару “6нчы санлы ЦДНГ” дип язылган стела янында җыелудан башланды, биредә безне предприятие хезмәткәрләре каршылады,

Подробнее

Күӊелләрдә hәрчак яз булсын

ӘЛЕ кайчан гына, яшел чыршы әйләнәсендә яӊа елныӊ тәүге таӊын каршы алган идек, инде язныӊ беренче ае тәмамланып килә. Быел яз иртәрәк киләме дисәк, кыш бирешергә теләми икән әле. Табигатьтә көн дә үзгәреш, көн дә яӊа тамаша — көндезен яӊгыр сибәләсә, кичен кар яварга тотына. Шулай да күӊелләргә яз халәте үтеп керде инде. Бардада язны каршы алу – Нәүрүз бәйрәме 23 мартка билгеләнгән иде. Нәүрүз фарсыча “яӊа көн“ дигәнне аӊлата, бик борынгыдан килгән яӊа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн

Подробнее

Яңа өметләр баглап

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″] Шимбә көнне район үзәге шаулап, гөрләп торды. Райондашларыбыз, килгән кунаклар милли бәйрәмебез Нәүрүздә күңел ачты. Ак карлары, салкын бураннары белән ашыкмыйча гына кыш та үтеп бара, яз кояшы яктырак елмаеп күңелләргә шатлык бүләк итә. Борын-борыннан озын кышны озатып, өмет hәм изге теләкләр белән чираттагы ел фасылына ышаныч баглаганнар. Хәзер дә шулай дәвам итә. Матур бизәлгән мәйдан, сәхнә, тәмле ризыклар hәм халык hөнәрләре товарлары, сувенир әйберләр белән тулы сәүдә рәтләре халыкны тантанага дәште. Алып баручылар Гөлнур

Подробнее

Бардабыз үссен hәм алга барсын

Invalid Displayed Gallery Бер-бер артлы килеп яуган “сагындырган“ яңгырлардан соң күк йөзенә, ниhаять, якты кояш чыкты. Барда көнендә җылы hәм җиләс булды, соңрак явып үткән тамчылар да тамашачыларны куркыта алмады. Бәйрәм программасына әзерләнгән барлык чаралар да үткәрелде. Район үзәге Барданың туган көне әле болай зурлап уздырылганы юк иде. Сүз дә юк, яшәгән авылыбыз, туган төбәгебез моңа лаеклы. Бәйрәм чарасы Барданың символы – ак казларны хәтерләтеп ак киемнәрдәге кызлар биюеннән башланды. Алып баручылар ерак үткәнебезне бүгенге көнгә ялгый-ялгый тарих сәхифәләрен бәян

Подробнее