Кичерешләргә бай турслет

Муниципаль экологик hәм туристик слет озак еллар уздыру дәверендә инде балалар көтеп алган традицион чарага әверелде. Бит ул үз белемнәреңне, күнекмәләреңне күрсәтү, яңа танышлар табу, hәм, гомумән күңелле компаниядә, учак янында, гитарага җырлап белән ял итү өчен яхшы мөмкинлек. 16 августта Тол елгасы буенда урнашкан Түбәнавыл янында туган якны ихлас сөючеләр җыелды. Ике көн дәвамында районның сигез мәктәбе укучылары дендрологиядә, таксациядә, буссоль белән эшләүдә белемнәрен күрсәттеләр, төеннәр бәйләделәр, ”зыян күрүчеләрне коткардылар“… — Бу территория слет уздыру өчен очраклы рәвештә сайланмады.

Подробнее

Очрашу урыны — балалар мәйданчыгы

Место встречи – летняя площадка

Без “Пермь крае-мәдәният территориясе” проектында Барданың икенче тапкыр җиңүче булуы турында язган идек инде. Шул уңайдан безнең территориядә “БардаДа” программасын тормышка ашыру көтелә, ә бу яңа арт-объектлар барлыкка килүен, төрле чаралар узачагын hәм бардалыларның уңай хисләр hәм яңа тәэсирләр алачагын белдерә. Алда билгеләп үтелгән программа кысаларында 26 июньдә, сишәмбе көнне, Җиңү мәйданында “Ачык мәдәният территориясе” җәйге мәйданчыгы эшли башлады. Көннең эссе булуына карамастан, әллә аның тәэсирендә, мәйданда бик күп балалар җыелды. Малайлар hәм кызлар өчен биюләр, уеннар hәм конкурслар, яшүсмерләр

Подробнее

Яшьләр, кыюлар, осталар…

Мәгълүм булганча, быел Барда “БардаДа. Перезагрузка“ программасы белән “Пермь крае – мәдәният территориясе” проектында икенче тапкыр җиңде, шул уңайдан безнең территориядә яңа арт-объектлар эшләнүе hәм төрле чаралар үткәрелүе көтелә. Яраткан бәйрәмебез Барда җыенында күптөрле мәйданчыклар эшләде, ә кече сәхнәдә көне буе кызыклы төрле чаралар узды. “59нчы регионның 59 фестивале” проекты кысаларында оештырылган “Яшьләр вакыты” фестивалендә Пермь, Оса, Чернушка, Губаха шәhәрләреннән hәм Пермь, Октябрьский, Чернушка районнарыннан катнашучылар hәм “Айлин йолдызы” район конкурсында җиңүчеләр үзләренең матур чыгышлары – күңелгә ятышлы җырлары hәм

Подробнее

Йөрәктән — йөрәккә

“От сердца к сердцу”

Нәкъ шушы исем астында коррекция мәктәбендә уку елы йомгакларына, балаларның укуда hәм спортта ирешкән казанышларына hәм чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләүгә багышланган күрсәтмә концерт узды. Быел коррекция мәктәбен 13 бала тәмамлый, шул исәптән дүртесе “Үзенчәлекле бала” төркеменнән. Чара мәктәпне стандарт дәүләт учреждениесеннән биредә тәрбияләнүчеләр өчен уңайлы җылы йортка әверелдерүче, мәктәпкә спорт җиhазлары, өстәл уеннары, канцелярия әйберләре, духовкалы мич бүләк итүче иганәчеләр хөрмәтенә hәм ярдәмендә оештырылды. Бу көнне укучыларны, аларның ата-аналарын hәм укытучыларны котларга Барда авыл җирлеге башлыгы Ә. С. Балтаева, район

Подробнее

Зур хезмәт нәтиҗәсе

Результат большого труда

Май аенда Пермьдә “Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы” hөнәри осталык край конкурсы тәмамланды. Конкурс нигезләмәсе буенча hәр уку йортыннан тик бер генә кеше катнашырга тиеш иде. Конкурста Барда балалар сәнгать мәктәбенең баян классы буенча укытучысы Сария Мөхәмәтҗан кызы Ибраева катнашты. Үз эченә портфолио, “Минем педагогик кредо” hәм “Ачык дәрес” презентацияләре кергән сынау нәтиҗәләре буенча Сария Мөхәмәтҗан кызы конкурста җиңүче булды. Котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез! Сария Мөхәмәтҗан кызы 30 елдан артык тормышын балаларга матурлыкны — музыка дөньясын өйрәтү hәм

Подробнее

Бәхетле балачак бәйрәме

Праздник счастливого детства

1 июньдә — Халыкара балаларны яклау көнендә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә бәйрәм концерты узды. Салкын hава торышына карамастан, тулы залда балаларның кайнар йөрәкләреннән җылы иде. Чараны гимназия хоры “Без миллионлаган” җыры белән ачып җибәрде. Мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, яшьләр инициативасы үзәге директоры Э.Т. Машаров hәм башка кунаклар балаларны бәйрәм белән котладылар, аларга сәламәтлек, ачык күк йөзе, кызыклы hәм якты көннәр, ныклы белем алырга,

Подробнее

Уйларыгыз чынга ашсын!

Студентлар көне уңаеннан район үзәгендә урнашкан край политехник колледжының Барда филиалында укучылар белән очраштык. Биредә төрле белгечлекләр буенча 249 студент белем ала. Колледжның укыту бүлеге мөдире Т.Г. Кучукбаева сүзләренә караганда, уку йорты бай эш планы буенча эшли. Декабрь аенда, мәсәлән, “Яңа ел килә“ дип исемләнгән хорлар бәйгесе, олимпиадалар үткәрелгән, “Профессиональ белем бирү сферасында интернет-имтихан“ федераль проектында катнашканнар. Январь аена интерактив программа, hөнәр hәм белгечлекләр буенча олимпиадалар h.б. чаралар планлаштырылган. Без булган көнне дә студентлар кышкы спартакиадада көч сынаша иделәр. Безнең

Подробнее

Балачак илендә — юбилей

50-летний юбилей детского сада "Радуга"

Балалар бакчасы юбилее – ул күп буыннарны берләштерүче, аеруча дулкынландыргыч бәйрәм. Узган җомгада Төнгүк “Салават күпере“ балалар бакчасы үзенең 50 еллыгын бәйрәм итте. Истәлекле тантана уңаеннан авыл мәдәният йортында учреждение хезмәткәрләре, ата-аналар, тәрбияләнүчеләр hәм чыгарылыш балалары, авыл халкы hәм төрле яклардан килгән кунаклар җыелды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе беренче тапкыр ерак 1967 елда балалар өчен үз ишекләрен ача. Озак еллар эшләү дәверендә җитәкчеләр, балаларның берничә буыны алмашынды. Әмма бернәрсә үзгәрешсез калды – хезмәткәрләрнең бердәмлеге hәм югары квалификациясе, шулай ук балаларга

Подробнее

Елның музыкаль ачышы

Ансамбль "Салям" - музыкальное открытие года

Безнең күпчелегебез өчен бу ел ачышларга бай булды, спортта, мәдәнияттә уңышлар белән хәтердә калды. Шундый мизгелләрнең берсе — Барда сәхнәсендә яңа “Сәлам“ ансамбле барлыкка килү. Группаның дебюты ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада булды. Аның кабатланмас стиле hәм танылган композицияләрне кызыклы башкаруы коллективка шушы кыска вакыт эчендә зур популярлык китерде. Тамашачыларның фикерләре уртак: “Сәлам“ группасы – елның музыкаль ачышы. Ансамбль белән күп санлы вокаль конкурслар лауреаты Гөлнур Ибраhимова җитәкчелек итә. Бөтен вокалистлар актив яшәү рәвешен алып бара, үзләренең профессиональ

Подробнее

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан

«Каша дружбы

ЧИРАТТАГЫ уку-елы тәмамланып балаларның сагынып көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Беренче июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда күп чаралар оештырылды. Түбәнавылда малайлар һәм кызлар өчен бу көнне «Дуслык боткасы» дип аталган бәйрәм үткәрелде. — Ел да шулай күңел ачабыз, балалар өйләреннән ярмалар алып киләләр. Үзләре үк чистарталар, бергәләп юып, учак өстендә казан асып пешерәбез. Ботка өчен ун төрдән артык ярма кулландык. Үзебездән артып калганын кошларга да таратабыз. Якташыбыз Рәшит абый Ягъфәровның фольклор әсәрләрен файдаланабыз, төрле уеннар оештырабыз, — ди

Подробнее