Берьюлы ике тантана

Сабантуй в Новоашапском поселенииБЫЕЛГЫ Яңавыл поселениесендә үткән сабантуй авыл советы оешуның 90 еллыгына багышланды. Поселение тарихында, аның халкы язмышында барысы да бар: җиңүләр һәм җиңелүләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, әмма шуңа карамастан, ул яшәвен һәм үсешен дәвам итә.
Поселение администрациясендә бүгенге башлык Р.З.Надыйров 25 елдан күбрәк эшли. Ул хезмәт эшчәнлеген башкарма комитет секретаре булып башлый, белгеч була, ә 1999 елдан алып хәзерге көнгә кадәр поселение башлыгы. Биредә администрация халык белән тыгыз элемтәдә торып эшли, килеп туган проблемалар күп очракта уңай хәл ителә, һәр мөрәҗәгать итүчегә ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Яңавыллыларны котларга кунаклар күп килгән иде. Муниципаль район башлыгы исеменнән җылы теләкләрне һәм бүләкләрне М.О. Тляшев, край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А.Сухих һәм Е.Е.Гилязова исеменнән җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева җиткерде.
Поселение башлыгы һәм педагогик хезмәт ветераны С.Н.Рахмангулова тарафыннан төрле елларда авыл советында эшләүчеләрнең биографик мәгълүматларын һәм фотографияләрен җыю буенча зур эзләнү эшләре үткәрелгән. Бирегә килүчеләр фотографияле стендны зур кызыксыну белән карадылар.
Яңавыллылар чын-чынлап үзләренең танылган якташлары белән горурланалар: Дан орденының тулы кавалеры З.Х.Әминов, җиңел атлетика буенча СССРның 17 тапкыр чемпионы булган,
Европаның 2 тапкыр чемпионы Н.З.Каракулов, укытучы-шагыйрь Заһид Тимганов һ.б.
Авыл халкы һәм бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп бәйрәм концертын карадылар, уеннарда катнаштылар. Бәйрәмдә яшь җырчы Чулпан Йосыпованың чыгышы халык өчен яхшы бүләк булды.
Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм күңелле үтте.
Фәдия КОРБАНГАЛИЕВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *