Кәгазь — аерым, пластик — аерым

БИЛГЕЛЕ булганча, 4 сентябрьдә үткән башлыклар киңәшмәсендә каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыкларын тоту турындагы мәсьәлә күтәрелде һәм авыл поселениеләре башлыклары каравына чыгарылды. Бу проблеманы тулысынча хәл итү өчен узган атнада район администрациясе башлыгының территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г.Алапанов, авыл поселение башлыклары һәм «ПермьМакулатура » ОООсы генераль директоры С.В.Южанин катнашында эш киңәшмәсе үтте.

Беренче сорау буенча Илсур Вәсил улы Исаков чыгыш ясады, чөнки муниципаль контракт кысаларында нәкъ аның компаниясе — «Геоплюс» ОООсы полигонны карап тоту белән шөгыльләнә.

— Без мәйданчыкны чүптән чистартырга өлгермибез, чөнки бирегә агач, төзелеш материаллары калдыклары бик күпләп китерелә, аларны кешеләр янгыннардан соң, иске мунчаларын, абзарларын сүткәннән яки ремонт, тө зелеш эшләре үткәргәннән соң китереп ташлыйлар. Шуңа күрә мәйданчык бик тиз тула, эшләргә, чистартырга комачаулый һәм тәртип булдыру өчен авыр техника белән эшләргә туры килә, — дип билгеләде ул.
— Сергей Валентинович башлыкларга Барда районы территориясендә макулатура, пластик һәм пыяла әйберләрне, теплицаларның полиэтилен пленкасын да кертеп, аерым җыюны оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Аның сүзләре буенча, башта халыкка чүпләрне бүлүгә өйрәнү катлаулырак булачак, контейнерга барысын да бергә ташлаячаклар, тик вакыт үтү белән алар өйрәнәчәкләр һәм мондый яңалыкның уңай якларын да бәялиячәкләр. Беренчедән, кәгазь, пыяла һәм пластик чүп-чар территориядә калмый, икенчедән, контейнер урнаштыру һәм чүпне ташу поселениеләр җавапчылыгында булмый, чөнки боларның бөтенесен, хәтта барлык транспорт хезмәтләрен һәм чыгымнарны җәмгыять үз өстенә ала.
Киңәшмә ахырында каты көнкүреш калдыкларын Үдик-Каенавыл-Барда-Әрҗән-Төнгүк-Озын Ялан-Сараш авылларын үз эченә алган йомык әйләнә буенча җыюны оештыру турында карар кабул ителде, авыл поселение башлыкларына контейнерлар урнаштыру урынын билгеләргә кушылды, алар кышкы чорда тоту өчен уңайлы мәйданда булырга тиеш. Тиздән С.В.Южанин башлыклар белән бергә җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү максатында урыннарда булачак.
Хәлил Газбулла улы район халкыннан каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау мәйданчыгына төрле агач материалларны ташламауларын сорады, чөнки алар каты көнкүреш калдыкларына керми һәм аларны ягулык буларак файдаланырга кирәк.
Венера АЛАПАНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *