Таныш булыгыз, яӊа китап!

Новая книга Фаимы Мубараковны Газизовой «Бакин тау батырлары»

Кодаш авылы район халкына биредә табылган каберлек белән билгеле. Бу Халыкларныӊ бөек күченеше чорына караган археологик hәйкәлдә менә ике дистә елга якын Удмуртия дәүләт университеты хезмәткәрләре казу эшләре алып бара. Каберлек табылдыклары бу территориядә батыр, тәвәккәл, тырыш халык яшәгәнлеген сурәтли. hәм аларныӊ варислары да ата-бабаларыннан калышмый. Нинди соӊ алар, кодашлылар? Бу сорауга җавапны үзәк китапханәдә үткән Фәимә Мөбәрәк кызы Газизованыӊ ”Бәкин тау батырлары“ дип аталган китабын тәкъдир итү чарасында табарга була иде.
Фәимә Мөбәрәк кызы үзе дә Кодашта туып-үсә. Кодаш, Байавыл, Барда мәктәпләрендә укый. Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлый, шул ук вакытта башлангыч классларда белем бирә. Соӊыннан рус теле hәм әдәбиятыннан да укыта, Төнгүк, Уймуж, Барда мәктәпләрендә эшли. Гаилә корып, тормыш иптәше белән ул hәм кыз үстерәләр. Бүген ул, педагогик хезмәт ветераны, лаеклы ялда. Шуӊа да карамастан, инде берничә ел дәвамында кече Ватаны тарихы буенча эзләнүләр алып бара. hәм, ниhаять, бу зур эшнеӊ нәтиҗәсе – китап барлыкка килә. Ул край губернаторы Админстрациясе булышлыгы белән дәүләт милли сәясәте программасы кысаларында Пермь китап нәшриятында бастырылган, үз эченә Кодаш авылыныӊ борынгы тарихын, революция, репрессия чорларын, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы елларын алган, тарихи чыганаклар, истәлекләр, хатлар китерелгән. Төп игътибар авылныӊ данлыклы, лаеклы кешеләренә бирелгән. Шулай ук Фәимә Мөбәрәк кызыныӊ шигырьләре дә басылган. Бу аныӊ беренче эше түгел, моӊа кадәрле дә әсәрләре ”Безнеӊ мирас“ журналында, “Таӊ” газетасында басылып чыккан иде. Автор китапны чыгаруда зур ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә, аеруча Пермь крае законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А.Ткаченкога рәхмәтле.
Фәимә Мөбәрәк кызын бу истәлекле вакыйга белән котларга туганнары, дуслары, авылдашлары, укучылары, җирле шагыйрьләр h.б. килгән иде. Шулай ук Каенавыл урта мәктәбенеӊ 5-8 класслар укучылары да катнашты. Аны Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәният үзәге рәисе Сәлим Назин, Татарстан ßзучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов, кызы Лилия Газизова, оныгы Роман, дусты Әнүзә Искәндәрова hәм башкалар котладылар, уӊышлар теләделәр, моныӊ белән генә тукталып калмавына өмет белдерделәр. Укучысы Рәмзия Вәлитова котлауларын җыр аша җиткерде.
Ни өчен китапныӊ исеме ”Бәкин тау батырлары“ дигән сорауга автор моныӊ Кодаш авылыныӊ көньяк-көнбатышында урнашкан Бәкин тау белән бәйле булуын белдерде. Аныӊ атамасы элекке заманда биредә булган бакен-маяк исеменнән алынган. Шулай ук ул Кодаш сүзенеӊ ничек килеп чыгуына тукталды, авылга, авылдашларына багышланган шигырьләрен укыды, хәтирәләре белән бүлеште, китаптан өзекләр китерде.
Чара дустанә, җылы мохиттә үтте. Аны саф татарча китапханәче Лилия Рәемова алып барды. Тәкъдир итүгә район, край табигатен, тарих битләрен сүрәтләгән видеоязма үзенчәлек бирде.
Чарада катнашкан hәркем бу китапныӊ нинди әhәмиятле, кирәкле hәм күп көч таләп итүче хезмәт икәнлеген аӊлап, авторга яӊа үрләр яулавын, Кодаш тарихында булган башка ак тапларны да ачыклавын, авыл тарихы белән бәйле эзләнүләрен дәвам итүен теләде.
Шулай итеп, китап дөнья күрде. Ул туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен файдалы булыр, үз укучысын табар дигән өметтә калабыз.
Ләйлә Әмирова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *