Уңыш өчен көрәш

На полях СПК «Новая жизнь»РАЙОН авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыю эшләре башланды. Кызганычка каршы, яң гырлы көннәр игенчеләр эшенә төзәтмәләр кертә. Быелгы урып-җыю соң башланды. Бүген күмәк һәм фермер хуҗалыкларында югалтуларсыз урып-җыю өчен кискен, җиңел булмаган көрәш бара. Дүшәмбе көнне без «Новая жизнь» СПКсы кырларында булдык һәм эшләрнең торышы белән таныштык.

Хуҗалык җитәкчесе С.В.Масальскихның сүзләре буенча, быел уңыш яхшы, тик һава шартлары гына урып-җыярга комачаулый.

— һәр сәгать кадерле. Бүгенге көнгә ашлык культурасы 80 гектардан җыелды, әлегә план барлыгы 20 процентка үтәлде. 120 тонна бодай суктырылды, уртача уңыш гектарына 15 центнер тәшкил итә. Дымлы булганга, барлык ашлыкны складларда киптерергә туры килә. 20 тонна орлык салынды, 140 гектар җир

туңга сөрелде, — дип уртаклаша Сергей Васильевич.

Кырда 2 комбайн эшли. Игенче Әхмәтзәки Туймачев хуҗалыкта өченче сезон эшли, ә Наил Туйгелдин — бер елдан күбрәк. Аларга Николай Пешин һәм тракторчы Данис Кариев ярдәм итәләр. Ике кеше складта эшли. С.В.Масальских билгеләп үткәнчә, алар зур тырышлык һәм теләк белән эшлиләр, чөнки үстерелгән уңыш яхшы. Хуҗалыкта хезмәт хакы да канәгатьләнерлек. Эшләүчеләр туклану белән дә тәэмин ителгән. Тик һава шартлары гына үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирсен. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тырышлыгы юкка чыкмасын.

Индира ХАҖИЕВА
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *