Игез бала – Ходай бүләге

18 ноября в семье Ришата Фазиловича и Альфизы Хабибрахмановны Якуповых из Березников произошло радостное событие - родились близнецы. Младенцам дали имена Кемаль и Ранель.КАЕНАВЫЛДА яшәүче Ришат Фазил улы hәм Әлфизә Хәбибрахман кызы Якуповлар гаиләсендә 18 ноябрьдә күӊелле вакыйга күзәтелгән — игезәк малайлар туган. Сабыйларга Кемаль hәм Ранель исемнәрен сайлаганнар.

Игезәк балалар туасын Әлфизәгә беренче УЗИ каравында ук әйткән булалар.

— Башта шок хәлендә калдым, аннан сөендем. Нәселебездә дә игезәкләр бар иде. Балалар тугач, беренче атналарда авыр булды, хәзер җиӊелрәк. Холкы буенча Кемаль тынычрак, ә Ранель активрак, аныӊ елавы да аерылып тора – кычкырыбрак елый. Характерлары төрле буласын әле улларым туганчы ук сизә идем. Сабыйларым Барда үзәк больницасында дөньяга килделәр, врачлар Ф.Ш. Исмәгыйловага hәм И.Ә. Сәгыйдуллинга зур рәхмәтемне белдерәм. Улларыма исемнәрне үзем сайладым, Ранель дигән исемне интернетта күрдем, ә Кемаль — төрек исеме, — дип шатлыгын уртаклаша күп балалы ана.

— Улларыбызга Барда Җәмигъ мәчетендә исем куштырдык, Марат хаҗи Мозафаров бу йоланы үзе башкарды. Игезәк улларым тууга бик сөендем, Ранель миӊа охшаган, ә Кемаль әнисенә, — дип сөйли безгә гаилә башлыгы.

Якуповлар – күп балалы гаилә.

Өлкән кызлары Пермьдә эшли. Карина белән Илнарга унар яшь, икесе дә 4 класста укыйлар.

Опекун бала буларак Илнар бу гаиләдә бер яшеннән тәрбияләнә, ул Ришатныӊ энесенеӊ улы. Өч яшьлек Тамерлан энеләре тууга аеруча шат, ул бит хәзер икеләтә абый! — Күп балалы гаиләләргә hәрвакыт соклана идем. Балаларыбыз таза-сау, акыллы, тәүфыйклы булып үссеннәр, гомерләре озын булсын, — ди Әлфизә.

Гаилә башлыгы Себер якларында вахта алымы буенча хезмәт куя, бер ай эштә булса, бер аен өендә үткәрә. Әлфизә Бардада “Монетка“ кибетендә директор урынбасары булып эшли, белгечлеге буенча икътисадчы. Якуповлар алга таба Бардада яӊа йорт салырга телиләр. Хыялларыгыз hәм теләкләрегез чынга ашсын, гаиләгезгә иминлек юлдаш булсын!

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Ибраhим Тимганов фотосы

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *