Телсез милләт була алмый

Без языка нет народа25-26 ФЕВРАЛЬ көннәрендә бездә Татарстан Республикасыныӊ өч күренекле татар язучысы иҗади сәфәрдә булып, очрашуларда катнашып киттеләр. Алар – Татарстанныӊ халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев, “Казан утлары“ журналыныӊ баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге премия иясе, филология фәннәре кандидаты, язучы Рөстәм Галиуллин, язучы, драматург, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен медале“ лауреаты, Ф.Хөсни, Д.Сираҗиев премияләре иясе Рәдиф Сәгъди.
Әүвәл кунаклар Барда Җәмигъ мәчетендә, район туган якны өйрәнү музеенда булдылар, имаммөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров hәм музей директоры Альберт Мәхмүдов белән әӊгәмә алып бардылар, Тукай паркы белән таныштылар.
Беренче зур очрашу Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясендә үтте.
Биредә кунаклар укучыларны үзләренеӊ иҗатлары белән таныштырдылар, мәктәп музеенда булдылар. “Казан утлары“ журналы саннарын hәм алып килгән китапларын бүләк итеп калдырдылар. Әӊгәмәләр барышында туган телебезне саклау, балаларда телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, бигрәк тә татар, рус, инглиз телләрендә иркен сөйләшә hәм аралаша алырлык булсыннар өчен бүген нәрсәләр эшләү зарурлыгы h.б. турында сөйләшү барды. Чыннан да, халыкныӊ үз телендә белем алу мөмкинлеге чикләнгән бүгенге чорда гаиләнеӊ, мәктәпнеӊ, киӊ җәмәгатьчелекнеӊ бердәм актив эшләве иӊ актуаль көнүзәк мәсьәлә булып тора. Ана телен югалткан халык шул милләт вәкиле булып кала алмый.
Очрашуга татар теле укытучылары hәм җирле каләм тибрәтүчеләр дә чакырылган иде, төрле сәбәпләр белән, кызганыч, күбесе катнаша алмады.

26 февраль иртәсендә язучыларны Барда муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Хәлил Алапанов кабул итте. Бу җылы очрашуда Татарстан белән Барда арасындагы күпьяклы бәйләнешләрне тагын да көчәйтү, аеруча татарча газета-журналларга яздыру, татар дәреслекләре белән тәэмин итү, Татарстан урта hәм югары уку йортларында түләүсез белем алуга Барда районы егет hәм кызлары өчен квоталар булдыру h.б. мөhим мәсьәләләр турында сөйләшенде.
Шуннан соӊ Татарстан язучылары Кунгур шәhәренә юл тоттылар.
Монда алар Кунгур боз мәгарәсендә булып, языласы әсәрләре өчен күп кенә файдалы материал тупладылар, фотоматериаллар алдылар.
Алдагы иҗат сәфәре Кунгур районыныӊ Тор авылына иде. Килеп төшүгә язучыларны Тор урта мәктәбе укучылары hәм укытучылары каршы алды. Бүгенге көнне биредә 136 бала белем ала икән. Мәктәп биш көнлек эш атнасына күчкән. Татар теле атнага 1 сәгать кенә калса да, биредә татар телен гаиләдә hәм мәктәптә — мәктәптән тыш чаралар аша өйрәтү җәhәтеннән күп эшләр башкарыла. Болар турында мәктәп директоры hәм татар теле укытучысы әйтеп үтте. Укучылар мәктәп hәм авыл тарихына киӊ тукталдылар. Бу хакта шулай ук авылныӊ педагогик хезмәт ветераннары hәм авылныӊ бүгенгесе hәм киләчәге өчен җан атып йөрүче, милләтпәрвәр зат, эшмәкәр Алмаз Хавыев чыгышлары зур игътибар белән тыӊланды.
Язучылар белән очрашу мәктәптән соӊ мәдәният йортында дәвам итеп, анда укучылар hәм авыл халкы катнашты. Кичәгә мәктәп укучылары, укытучылар, торлылар нык әзерләнеп килгәннәр иде. Матур чыгышлар булды. Язучылар hәм укучылар шигырьләр укыды. Мәктәп укучысы Карина Кашапова Луиза Батыр-Болгариныӊ әлеге очрашуда катнашкан Марсель Галиев сүзләренә иҗат ителгән “Су буеннан әнкәй кайтып килә“ җырын югары зәвыкта, моӊлы башкарып, зур соклану hәм горурлык хисе уятты.
Күренекле язучыларныӊ бу ике көнлек иҗади очрашуларын оештыруда hәм аны үткәрүдә район татар hәм башкортлары мәдәни үзәге җитәкчесе Сәлим Назин, шушы оешма әгъзалары, Барда гимназиясе дирекциясе, Тор мәктәбе hәм Тор мәдәният йорты коллективлары, шәхси эшмәкәр Алмаз Хавыев зур тырышлык куйдылар.
Идият ӘШИРОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *