Йөрәгегезне саклагыз!

Л.Х.Юлаева29 сентябрь Бөтендөнья йөрәк көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без үзәк район больницасы кардиологы Л.Х.Юлаева белән әңгәмә кордык.
— Лариса Хәмит кызы, элеккечә гомуми үлүчеләр саны структурасында кан әйләнеше авырулары беренче урында торамы?
— Әйе, чыннан да, йөрәк-кан тамырлары авырулары (ССЗ) дөньяда үлемгә илтүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора: алар һәр ел 17,3 миллион кешенең гомерен өзә. Россиядә социаль-мөһим авырулар арасында ССЗ беренче урынны били. Барда районында кан әйләнеше авырулары саны күп еллар дәвамында шулай ук югары булып кала. Бу елның беренче җиде ае мәгълүматлары буенча, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр беренче урында — 45 процент. Йөрәк-кан тамырлары авыруларында өзлегүләр шулай ук югары булып кала. Безнең районда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны берникадәр кимүгә карамастан, 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырганда инфарктлардан һәм инсультлардан үлүчеләр саны артуы күзәтелә. Бу проблемага игътибарны юнәлтү өчен, Бөтендөнья йөрәк федерациясе карары буенча һәр ел 29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә.
— Бу авыруларның симптомнары нинди һәм аларны ничек кисәтергә мөмкин?
— Статистика буенча, авыруларның якынча 60 проценты инфаркт һәм инсультның беренче өянәге (приступ) тотканнан соң беренче сәгатьләрдә үк вафат була. Кызганычка каршы, инфаркт һәм инсульт вакытында кешенең гомерен саклап калу өчен генә түгел, ә аның киләчәктә нормаль яшәү эшчәнлеген тәэмин игү өчен дә ашыгыч чаралар күрү кирәклеген күпләр белеп бетермиләр. Шуңа күрә инсульт һәм инфарктның иртә этапларында нинди билгеләр барлыкка килүен белү мөһим. Тромблар йөрәкнең кайбер өлешен кан белән тәэмин итүне бозганда инфаркт була. Тромб канның артериягә хәрәкәт итүенә тулысыңча тоткарлык ясаганда, йөрәк мускулының бер ө леше әкренләп үлә. Инфаркт билгеләре: йөрәк кысыла, кан басымы күтәрелә, күкрәк сөяге уртасында шешенкелек һәм авырту сизелә, ул берничә минут дәвамында авырта, я юкка чыга; бер яисә ике кулда да, теш казнасында, арка, ашказаны яки муенда авыртулар яки дискомфорт тойгылары барлыкка килә; сулыш кысыла, шулай ук күңел болгана, салкын тир бәреп чыга, баш әйләнә. Әгәр сез югарыда саналган симптомнарның берсен генә булса да сизәсез икән, шунда ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, беренче ярдәм биш минут эчендә күрсәтелсә яхшырак һәм тизрәк больницага эләгү мөһим.
Инсульттан соң кеше озак вакытка эшкә сәләтлелеген югалта. Әгәр баш миен тукландыручы кан тамыры ө зелсә яки тыгылса инсульт булырга яки мидә кан әйләнеше бозылырга мөмкин. Аның билгеләре: битнең, аякларның яки кулларның сизгерлеге кинәт югала, гадәттә бер ягы; сөйләшә алмыйсың яки чит кеше сөйләшүен аң лауда кыенлыклар барлыкка килә; бер яки ике күзнең дә күрү сәләте бозыла; йөргәндә проблема барлыкка килә; координация югала, баш әйләнә; көчле баш авырту барлыкка килә. Инсульт симптомнарының берсен генә тойганда да ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Минең кан әйләнеше бозылып инсульт булган моменттан алып беренче өч сәгатьтә (алты сәгать дәвамында), ә инфарктта — беренче 40 минутта дәвалау нәтиҗәле була.
-«Ашыгыч ярдәм» килгәнче нишләргә?
— Инфаркт булганда күкрәктә авырту тойгач ук, барлык актив гамәлләрне туктатырга һәм утырырга кирәк. Әгәр авырту 4-5 минут дәвамында үтмәсә, тел астына нитроглицерин таблеткасы салырга киңәш ителә. Әгәр беренче таблетка җиңеллек китермәсә, тагын бер таблетка кабул итәргә, әмма 5-6 минуттан соң гына. Әгәр кан басымыгыз югары булса, аны мөстәкыйль киметергә тырышмагыз. Еш кына миокард инфаркты курку, паника хисләре белән бәйле була. Кеше нервланып бүлмә буенча йөри башлый, әрле-бирле сугыла, аны тынычландырырга, 30-40 тамчы валокордин бирергә кирәк.
Инсульт булганда авыруны биек мендәргә салыгыз, баш яткан урыннан якынча 30 градуска күтәрелсен. Бинага саф һава керсен өчен форточка яки тәрәзәне ачыгыз. Кысан өс-киемнәрен салдырыгыз, кан басымын үлчәгез. Әгәр күтәрелсә, авыру гадәттә мондый очракларда кабул иткән дару бирегез. Әгәр дару кул астында булмаса, авыруның аягын уртача кайнарлыктагы суга тыгыгыз.
— Йөрәкне ничек сакларга мөмкин?
— Йөрәк авыруы һәм инсультка китерүче төп факторлар: дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү һәм тәмәке тарту. Йөрәк авыруын дәвалау — дәвамлы процесс. Әлбәттә, биредә врачларның роле зур. Ә калганы сезгә бәйле: тәмәке тартудан баш тартыгыз, тоз куллануны кыскартыгыз, дөрес тукланыгыз (ит белән балыкны, яшелчәләрне җиләк-җ имеш белән чиратлаштырыгыз, ярмалар, бөртекле икмәк ашагыз, татлы ризыкларны чикләгез), күбрәк хәрәкәт итегез. Физик эш җитмәү сәбәпле, йөрәк кыскару сүлпәнләнә, эшкә сәләтлелек кими, кан тамырларының тонусы кими. Кан басымын күзәтеп торыгыз. Кисәк төшкәндә яки күтәрелгән очракта кардиологтан консультация алыгыз. Кандагы холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен, шулай ук үз авырлыгыгызны контрольләгез. Стрессларны кичерергә ө йрәнегез. Чиктән тыш перегрузка кан тамырлары кысылуга китерә.
Йөрәккә төп дошман — холестерин, ул кан тамыры стенасына утыра һәм артериягә юлны каплый. Аның буенча кан әйләнеше туктала, күзәнәкләр үлә башлый һәм, нәтиҗәдә — инфаркт. Майлы итләрдән һәм сөт продуктларыннан, дуңгыз итеннән, сырдан, майдан, майлы эремчектән, майонездан, ысланган ризыклардан, субпродуктлардан баш тартыгыз.
— Газета укучыларга сезнең теләкләр?
— Йөрәгегезне яшьтән саклагыз. Әгәр шулай да йөрәк белән ниндидер проблема туса, узып китәр, дип уйламагыз, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүегез яхшырак. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәм, белгечтә профилактик каралу — йөрәк белән булган проблеманы башында ук кисәтүнең иң дөрес юлы. Сәламәт булыгыз!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *