Безнекеләр — край командасында

Бардымская команда8 еннән 12 июльгә кадәр Нововоронеж шәһәрендә Х Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннары үтте. Пермь крае командасы составында безнең район спортчылары да бар иде, алар — Төнгүк авыл поселениесе көрәшчеләре билбау көрәшендә алыштылар. Нәтиҗәдә Айдар Маматов, Марс Сайбаталов, Резеда Сайбаталова үзләренең авырлык категорияләрендә бишенче урынны яуладылар, ә Айгөл Йосыпова ярышларның бронза призеры булды.
Көрәшчеләр командасы очколар саны буенча җиденче урынга чыкты. Ярышларда катнашкан 66 регионнан килгән командалар арасында Пермь крае 14 урынны яулады. 
Радик ЛАТЫЙПОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *