Район Бөек Җиңүне бәйрәм итте

Акция "Бессмертный полк" в Барде
Акция «Бессмертный полк» в Барде

Җиңү көне — илебездә зурлап, олылап үткәрелүче, иң ихтирамга лаек бәйрәм. Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Быел бу дата аеруча үзенчәлекле — кешелек тарихындагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш тәмамлануга 70 ел тулды.
Җиңүнең 70 еллыгын бардалылар да оешкан һәм тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Тантаналар 9 май көненнән алда ук — 8 майда башланды. Бу көнне район үзәгенең Җиңү мәйданында мәңгелек ут кабызылды, аннан соң «Хәтер вахтасы», «Георгий тасмасы» акцияләре, ветераннар арасында җиңел атлетика эстафетасы һ.б. үткәрелде. Традиция буенча, истәлекле датаны бәйрәм итү шулай ук Җиңү мәйданында булды. Тантана бәйрәм колонналары хәрәкәтеннән башланды. Матур бизәлгән колонналар, үзәк урам буенча үтеп, мәйданга тезелде. Иң почетлы урында — сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре иде. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге — «Үлемсез полк» акциясе. Бардалылар кулларындагы дистәләгән аклы-каралы рәсемнәрдән безгә Ватаныбызны саклаган ата-бабаларыбыз портретлары карый иде. Шунысы кызганыч, алар инде исән түгел: кемдер фронттан кайтмаган, кемдер тыныч тормышта вафат булган. Әмма бу көнне алар да сафта, безнең янда булдылар!
Акция "Георгиевская ленточка" в Барде
Акция «Георгиевская ленточка» в Барде

Ветераннарны һәм бәйрәм кунакларын муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, Барда районы хәрби комиссариаты начальнигы А.В.Богородский, Барда авыл поселениесе башлыгы Д.Г.Зарипов, сугыш һәм хезмәт ветераны, районның почетлы гражданины Б.Г.Ишманов, район ветераннар советы рәисе Т.С.Ишморатов, Әфган сугышы ветераннары советы рәисе Ә.М.Мәүликаев сәламләде һәм котлады.
«9 Май — ул үзенчәлекле дата, аны бер буын да онытырга тиеш түгел. Ул безгә сугыш кырларында һәм тылда җиңү яулаган, патриотизм үрнәге булган ата-бабаларыбызның батырлыкларын искәртә. Бөек Ватан сугышы тарихын күпме генә үзгәртергә тырышсалар да, беркем дә үзгәртә алмаячак», — дип ассызымладылар чыгыш ясаучылар һәм ветераннарга Ватаныбызны дошманнан яклаган, сугыштан соң илебезне тергезүдә зур, бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе теләделәр.
Зажжение вечного огня
Зажжение вечного огня

Биредә катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннан Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз обелискына чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
Тантананы төсле-төсле салют, искиткеч концерт, май вальсы, һәр ел үткәрелүче район газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы бизәде. Барлык теләүчеләр өчен бәйрәм көнендә кыр кухнясы эшләде, анда хәрби боткадан һәм кайнар чәйдән авыз итә алдылар.
Мәйданда көн буе шатлыклы, бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде, сугыш еллары җырлары, дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарның булуы бәйрәмне чын-чынлап якты, кызыклы һәм хәтердә калырлык итте.
Индира ХАҖИЕВА
Ибраһим Тимганов, Артур Уразов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *