Гасырга тиң тарих

Коллектив Бардымского ЗАГС

18 декабрьдә Россия ЗАГС органнарына нигез салынуның 100 еллыгы билгеләнә. ЗАГС службасы эшчәнлеге, аның тарихы, планнары hәм бурычлары белән танышу өчен без район ЗАГС бүлеге начальнигы Г.Р.Иткиновага мөрәҗәгать иттек.
— Гөлнур Рамазан кызы, гадәттә, юбилейда барысы да нәрсәдән башланганын искә төшерәләр.
— Совет властенең тәүге декретларының берсе 1917 елның 18 декабрендә кабул ителгән “Гражданнар никахы, балалар hәм гражданнар торышы акт китабын алып бару турында“гы декрет була. Гражданнар торышы актларын теркәү буенча эшчәнлекне Эчке эшләр Халык комиссариаты җитәкләгән. Урыннарда бу эш Эчке эшләр идарәсе каршында оештырыла hәм башкару өчен волость hәм авыл башкарма комитетларына бирелә. 1918 елдан Барда районында бу эшне егерме алты авыл башкарма комитеты секретарьлары алып баралар. 100 ел эчендә күп нәрсә үзгәрде! Законнар, ведомствога буйсыну, документлар формасы hәм эчтәлеге күп тапкырлар алмашынды, әмма мәҗбүри дәүләт теркәвен таләп иткән гражданнар торышы актлары калды.
— Гадәттә ЗАГСны туйлар белән бәйлиләр, ә бит бу сез шөгыльләнгән эшләрнең бердәнбере генә түгел?
— ЗАГС турында иң таралган күзаллау – имзалар, балдаклар hәм никах турындагы таныклык. Әмма бу эшчәнлекнең тантаналы төре, кагыйдә буларак, эшнең тик бер өлеше генә. Калган вакыт – кәгазь эше. Асылда, ЗАГС суд hәм адвокатура белән беррәттән юридик служба булып тора. Бүлек җиде эшчәнлек төрен тормышка ашыра: никах теркәү, аерылуны теркәү, туу hәм үлемне теркәү, исем алмаштыру, аталыкны билгеләү hәм уллыкка алуны теркәү. Болар барысы да җентекләп языла hәм архивта туплана. Мәгълүматлар конфиденциаль. Элек бөтенесе дә кулдан эшләнсә, хәзер электрон документ әйләнеше барлыкка килде. Моннан тыш, без гражданнар гаризасы буенча, төрле учреждениеләр hәм службалар соравы буенча кабат таныклыклар, гражданнар торышы актын дәүләт теркәве турында белешмәләр бирәбез. Орган вәкаләтләренә шулай ук гражданнар торышы актларын язуга төзәтмәләр (үзгәртүләр) кертү буенча функцияләр, гражданнар торышы актлары язуын тергезү hәм юкка чыгару буенча функцияләр, чит ил территориясеннән шәхси документларын таләп итү h.б. керә.
— Барда районы территориясендә ЗАГС органнары башлангычында кем торган hәм бүген гражданнар торышы актларын дәүләт теркәве буенча вәкаләтләрне кем башкара?
— Кызганычка каршы, район ЗАГС бүлеге җитәкчеләре турында белешмәләр 1960 елдан башлап кына бар: Әлимова Газимә Госман кызы (1960-1979), Рәзинә Гариф кызы Гаделгәрәева (1979-1983), Тәлгыя Гарифулла кызы Илкәева (1983-1989), Хаҗирә Сәйфулла кызы Йосыпова (1989-2005), Кадырҗан Сәет улы Зиятов (2005-2011), Айгөл Хәлил кызы Ибраева (2011-2012).
2006 елга кадәр авыл администрациясе белгечләре туу, үлем акт язуларын hәм никахны теркәгәннәр. Бу кешеләрнең hәрберсе эшенең әhәмиятен бәяләп бетерү кыен. Алар район ЗАГС бүлеге үсешенә зур өлеш керткәннәр. ЗАГС службасы ветераннарын hәм бу эшне авылларда башкаручыларны бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет hәм озын гомер телим.
Бүгенге көндә ЗАГС бүлегендә өч белгеч hәм бер техник хезмәткәр эшли. Мин 2011 елдан башлап эшлим, җитәкче белгечләр Эльмира Гаптрафикъ кызы Әбүбәкерова – 2005 елдан башлап, Миләүшә Тәлгать кызы Маматова – 2012 елдан башлап эшлиләр.
— Йөз ел эчендә барлыгы күпме акт язуы теркәлгән?
— Барда районы ЗАГС бүлеге тарихы 1919 елдан башлана. Бүгенге көндә бүлекнең архив фондында 491 гражданнар торышы актын теркәү китабы саклана, анда 166466 акт язуы саклана. Акт китаплары – кешеләр язмышын саклаучылар.
— Районда туучыларның иң югары hәм иң түбән күрсәткече нинди елларда теркәлгән?
— Соңгы 20 елда иң күп туучылар саны 2013 елга туры килә (435 бала), ә иң аз саны 2004 елда (266 бала) теркәлгән. Шунысын билгеләргә кирәк, безнең районда соңгы ун елда демографик процессының тотрыклы динамикасы күзәтелә.
— Соңгы еллар дәвамында яңа туган балалар исемнәренә мода ничек үзгәрде?
— Билгеле булганча, төрле чорда исемнәр үзгәреп тора. Үз балаларына мода буенча, яки киресенчә, ата-бабаларының традицияләрен дәвам итеп, гадәти булмаган исемнәр кушучы ата-аналар hәрвакыт булды hәм бар. Соңгы ун елда популяр ир исемнәре: Артем, Артур, Денис, Тимур. Соңгы елларда хатын-кыз исемнәре арасында Арина, Азалия, Аделина лидерлыкта. Хәзер Кәрим, Әминә, Мәрьям кебек иске исемнәргә кызыксыну үсүен билгеләргә кирәк.
— Никахны күчмә теркәү мөмкинме?
— Әйе, бу мөмкин. Тик җәйге айларда гына. Бүгенге көнгә район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә күчмә теркәүләр өчен ике мәйданчык беркетелгән – алар Барда мәдәният hәм ял үзәге каршындагы сквер hәм Г.Тукай паркы. Тантаналы теркәүләрнең күпчелеге ЗАГС hәм Барда мәдәният, ял үзәге залларында үткәрелә.
Кайчакта никах больницада теркәлә — авыру сәбәпле никахка керүче гражданнар ЗАГС бүлегенә килә алмаган очракта. Моннан тыш, кулга алынган зат белән дәүләт никах теркәве бу учреждение начальнигы hәм ЗАГС органы җитәкчесе белән килешү буенча билгеләнгән бинада үткәрелә.
— Сезнең эштә онытылмаслык, кызыклы очраклар булдымы?
— Әлбәттә, төрлесе булды: көлкесе дә, күз яшьләре дә, бит кешеләр белән эшләү — ул гаҗәпләнү өчен көндәлек сәбәп, чөнки hәр кеше – аерым тарих. ЗАГСтан качкан кәләшләрне хәтерләмим, әгәр шикләнүчеләр булса да, теркәү залында түгелдер.
— Чыннан да, ЗАГС хезмәткәрләре эшендә зур хезмәт яшеренгән, аларга актер да, режиссер да, еш кына психолог hәм hәрвакыт диярлек юрист та булырга туры килә.
— Чынлап та, бүген ЗАГС бүлеге белгечләре теркәүчеләр hәм документ алып баручылар гына түгел, гаилә сәясәтен үткәрүчеләр, гаилә тантаналарын оештыручылар, тантаналы никах теркәү hәм яңа туган баланы теркәүне алып баручылар да. Без мәдәният, авыл поселениеләре белгечләре белән бергә төрле чаралар үткәрәбез: Гашыйклар көне, Гаилә көне, Әниләр көне h.б. Милли Барда җыенын әзерләүдә hәм үткәрүдә катнашабыз. Гаилә бәйрәмнәре hәм юбилейлар, укучылар белән занятиеләр үткәрәбез, озак яшәүчеләрне хөрмәтлибез h.б.
— Киләчәккә планнарыгыз hәм бурычларыгыз?
— Бүген ЗАГС органнары хезмәткәрләренең бөтен көче бердәм дәүләт реестрын формалаштыруга юнәлдерелгән – ягъни илебез буенча электрон архив формалаштыру актив алып барыла. Ул киләчәктә гражданнарның нинди регионда яшәүләренә карамастан, гариза карау срокларын сизелерлек кыскартырга, гражданлык торышы актларын дәүләт теркәве фактларын раслаучы документлар эзләү срокларын кыскартырга ярдәм итәчәк. Эштә өстенлекле юнәлеш булып дәүләт хезмәтләре порталы аша халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүне оптимальләштерү тора.
— Район халкына нәрсәләр теләр идегез?
— Барыгызга да сәламәтлек, бөтен планнарыгызның тормышка ашуын, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, барыгызның да документлары hәрвакыт тәртиптә булуын, ә безгә кешеләр күңелле вакыйгалар – балалар туу hәм никах теркәү буенча гына килүләрен телим!
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *