Җыр, гореф-гадәтләр, уеннар кушылган бәйрәм

Invalid Displayed Gallery


Аның даны районыбыз һәм краебыздан читтә дә киң таралган, без аны, һичшиксез, зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Сүз яраткан милли бәйрәмебез Барда җыены турында бара, ул үткән шимбәдә, инде традициягә әверелгәнчә, тантаналы һәм матур үтте.
Иртән үк көн матур, кояшлы иде, бәйрәм мәйданына район халкы һәм кунаклары агылды. Быелгы тантанада край губернаторы Виктор Басаргин да катнашты. Кунакларны, һәрвакыттагыча, киң һәм эчтәлекле программа көтә иде.
Бәйрәмнең рәсми өлеше безнең якларда җыенның барлыкка килү тарихы турында сөйләүче театральләштерелгән тамаша белән башланды. Мәйданда матур төстәге костюмнарда, биюләр, җырлар һәм уен-көлке белән чын тамаша барды. Аннан гимн астында Барда җыены флагы күтәрелде. Бу почетлы миссия авыл хуҗ алыгы товар җитештерүчеләре арасындагы смотр-конкурста җиңүче «Триумф» ОООсы директоры Вәдир Сарбаевка һәм узган елгы бәйрәмнең абсолют батыры Руслан Маматовка тапшырылды.
Бәйрәм мәйданында парадта катнашучылар — авыл поселениеләре, АПК системасы предприятиеләре, җирле промышленность, оешма һәм учреждениеләр вәкилләре, фольклор коллективлары, гаилә юбилейларын билгеләп үтүче үрнәк гаилә парлары. Быелгы парад игезәкләр катнашуы белән үзенчәлекле булды, аларның иң өлкәненә -66 яшь, иң кечкенәсенә — 3 ай иде.
Шулай ук сәламләү һәм котлау өчен сәхнәгә район башлыгы Сергей Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, почетлы кунаклар — край губернаторы Виктор Басаргин, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Александр Василенко, РФ Федераль Җ ыелышы Федерация Советы әгъзасы Игорь Шубин, Пермь финанс-производство группасы генераль директоры Георгий Ткаченко, «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы генераль директоры Олег Третьяков, Пермь муниципаль районы башлыгы Александр Кузнецов, край мөселманнарының региональ дини нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Әбләев һ.б. чакырылды.
Сергей Миннихан улы сабантуйлар, Барда җыены, изге Рамазан ае белән җылы котлады, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, край җитәкчелегенә, партнерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Барысына да сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек теләде.
Кама буе башлыгы Виктор Басаргин Барда җыенының крайда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүен ассызымлады һәм барлык катнашучыларны мөһим вакыйга белән котлады:
— Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Барда җыены — ике йөз еллык тарихы булган уникаль милли тантана. һәрвакыттагыча, бәйрәм Барда районы халкын гына түгел, ә барлык Пермь краеннан кунаклар җыя. Бу бәйрәм — бик үзенчәлекле, тик ул башкорт һәм татар халкының милли колоритын гына алып калмаган, ә нәкъ менә биредә — Кама буенда, Барда җирендә туган һәм район, биредә яшәүчеләр белән өзлексез бәйләнгән. Анда бардалыларның күн гасырлык традицияләре һәм бай мәдәни мирасы чагылыш тапкан. Әгәр район үсеш алмаган булса һәм мондый зур чараларны оештыру өчен җитәрлек инфраструктурага ия булмаса, бу мөмкин булмас иде. Биредә производство һәм авыл хуҗалыгы актив үсә, яңа эш урыннары барлыкка килә. Ышанам, район үзенең халкы һәм Кама буе өчен киләчәктә дә үсәчәк, һәм сезнең кунакларга бу искиткеч бәйрәмдә күңел ачарлык һәм күрсәтерлек әйберләрегез бар. Кадерле бардалылар һәм Барда авылы кунаклары! Тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм!
Губернатор районны үстерүгә зур өлеш керткән, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен түбәндәгеләргә тантаналы рәвештә рәхмәт хатлары тапшырды: «Тол буйлары» җирле телерадиотапшырулар директоры Җ әүһәрия Габдулхаковага, үзәк район больницасы врач-педиатры Наилә Исхаковага, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Төфхәт Ишморатовка, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге балетмейстеры Гүзәл Нурихановага, 19 санлы ПМК директоры Гамил Халитовка.
— Хөрмәтле бардалылар! Сезне искиткеч бәйрәм белән котлыйм! Барда җыены — бардалылар өчен генә түгел, барлык край халкы өчен көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга, милли традицияләрне саклау үрнәге һәм бердәмлек символы. Кече Ватанга мәхәббәтегез өчен рәхмәт, бәхет һәм муллык телим. Без — бергә! — дип мөрәҗ әгать итте край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих.
Бәйрәм кунакларын «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы генераль директоры Олег Третьяков та котлады:
— Кадерле Барда районы халкы һәм кунаклар! Бүген көн матур, бәйрәм яхшы. Барда җыены Кама буеның милли мәдәниятендә лаеклы урын алып тора. Бардалылар һәр ел компаниябезнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында актив катнашалар, кызыклы, мөһим проектлар тормышка ашыралар. һәм без һәрвакыт сезнең идеяләрне хупларга тырышабыз. Барыгызга да яхшы кәеф һәм уңышлар телим!
Шулай ук җылы һәм чын күңелдән котлаулар һәм теләкләр белән Александр Василенко, Игорь Шубин, Георгий Ткаченко, Александр Кузнецов, Әнвәр хәзрәт Әбләев чыгыш ясады.
Аннан, традиция буенча, бәйрәм сәхнәсенә кыр һәм ферма хезмәтчәннәре — районның иң яхшы игенчеләре һәм терлекчеләре чакырылды. Район башлыгы Сергей Ибраев һәм район Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов алдынгыларга почет грамоталары, акчалата премия тапшырдылар, аларга терлек азыгы әзерләүдә, уңыш җыюда һәм кышка әзерлектә уңышлар теләделәр.
Моннан тыш, бу бәйрәм көнендә районның почетлы гражданнарына таныклык тапшырылды. Быел бу исемгә хөрмәтле якташларыбыз Мәлик Кучуков һәм Гыймран Кәримов лаек булды.
Тантаналы өлештән соң иң кызыклысы башланды. Мәдәни-спорт чаралары кунакларны үзенә җәлеп итте. Биредә һәркем кызыксынуы буенча шөгыль таба ала иде: кемдер рәхәтләнеп ат чабышларын күзәтте, кемгәдер иҗ ат коллективлары чыгышлары күңеленә хуш килде, күпләр спорт ярышларында үз командалары өчен «җан атты». Ә кемдер үзе төрле халык уеннарында актив катнашты. Мәйданда иҗат коллективлары, Татарстан һәм Башкортостан артистлары җырлары яңгырады һәм биюләр башкарылды.
Бәйрәмебезнең чын бизәге — ат чабышлары күп кенә җан атучыларны һәм тамашачыларны җыйды. Инде берничә ел рәттән Василий Фролов бәйгеләрнең алыштыргысыз комментаторы булып тора. һәм менә ул чабышларның төп бүләге — край губернаторы кубогына беренче заездда катнашучыларны игълан итә. Кискен кө рәш бара, әмма лидерлыкка Татарстан вәкиле, танылган жокей Эдуард Нуриев «Галимхан»да алга чыга, икенче булып финишка «Залимхан»да Линар Хөснетдинов килә («Р.Г.Шәрипов» КФХсы, Барда районы), өченче урында — тагын бер татарстанлы Рамил Хөсәенов «Антей» кушаматлы атта.
Край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих призына икенче заезд да мавыктыргыч булды. Соңгы мизгелләргә кадәр җиңү өчен кискен көрәш барды, беренче булып Линар Хөснетдинов «Гастролер»да килде, икенчедә Татарстаннан Виктор Вотяков «Рига»да, өченчедә — Орда районыннан Айгиз Рамазанов «Хина» кушаматлы атта.
Пермь крае хуҗалыкларыннан төрле токымлы атлар өчен чабышларда «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» ОООсы призына беренче урынны Орда районыннан Владимир Новокрещенных «Фобос»та яулады, дистанциядә икенче булып Павел Сунцов «Грандиз» атында килде (хуҗасы Ф.Мостаев, Барда районы) һәм өченчедә — Соликамск районыннан «Торпеда»да Алена Пирожкова.
Дүртенче заезд РФ Федераль Җыелышы Федерация Советы әгъзасы Игорь Шубин призына үтте, анда янә ышанычлы төстә «Эмерей» кушаматлы атта Линар Хөснетдинов килде, икенчедә Соликамскидан «Гайдук»та Светлана Рязанцева, өченче булып финишка «Шаһида Бур»да Павел Сунцов килде (хуҗасы И.Гыймадутдинов, Барда районы).
Соңгы заездда — авыр йөк ташучы атлар, бу юлы Пермь финанс-производство группасы генераль директоры Георгий Ткаченко призы уйнатылды. 250 кг лы йөк төялгән гади арбалы атлар җитез генә старт алдылар. Заездда «Кристалл»да Венарис Хәсәнов (Ф.Мостаев) җиңү яулады, икенче урынны «Малыш»та Рушан Атнагулов («СтройПром» ОООсы) алды, өченчедә — «Малыш»та Михаил Хохлов («Н.Н.Шишигина» КФХсы).
Көрәш — батырлар спорты. Милли көрәш буенча батырлар бәйгесен үткәрү урынында тамашачылар күн җыелган иде. Берничә сәгать көрәшкәннән соң, иң көчле көрәшчеләр билгеләнде.
50 кг га кадәр авырлык категориясендә егетләр арасында Төнгүктән Эмиль Балтачев җиңү яулады. Киләсе авырлык категориясендә — 55 кг га кадәр Тәтешле районыннан Юнир Рамазанов лаеклы җиңеп чыкты. Үдиктән кө рәшче Арсен Сәфәров 60 кг га кадәрге көрәшләрдә җиңү яулады. 65 кг га кадәрге авырлыкта Сарварбек Кодиров җиңде. 70 кг га кадәрге авырлык категориясендә Бардадан Рөстәм Фәйзуллинга тиңнәр булмады. Уинский районыннан Рамил Зәйдуллин 70 кг нан югарырак авырлык категориясендә җиңүче булды.
Ир-егетләр биш авырлык категориясендә көрәштеләр. 70 кг га кадәрге авырлыкта җиңүне Октябрьский районыннан Вячеслав Минеев яулады. Тәтешледән Илшат Зекирин 80 кг га кадәрге авырлык категориясендә җиң үче булды. Тагын бер көрәшче — Тәтешледән Рамил Бадамшин 90 кг га кадәрге категориядә иң яхшысы булды. 90 кг нан авыррак категориядә Бардадан Руслан Маматовка тиңнәр булмады. Ветераннар арасында 80 кг га кадәр Исмәгыйль Бикмөхәмәтов, 80 кг нан авыррак категориядә Мәүлит Мөэминов (икесе дә Бардадан) җиңде.
Барда җыенының абсолют батыры Руслан Маматов булды.
Гер күтәрү, армрестлинг, волейбол, шахмат һ.б. буенча ярышлар шулай ук кызыклы үтте.
Гер спортында Шабаркадан Александр Мөхәмәтҗановка, Бардадан Әдһәм Мушаковка, Сүҗдедән Фидәрис Хәсәновка, шахматта — Оса кунагы Виталий Мартьяновка, перекладинада күтәрелүдә — Илназ Савинов һәм Әнвәр Мушаковка тиңнәр булмады.
Хатын-кызлар арасында армрестлинг буенча ярышларда Бардадан Сания Тляшева, Сараштан Алина Зәйләевага тиңнәр булмады. Ир-егетләр арасында Бардадан Әнвәр Мушаков, Осадан Павел Иванов — иң көчлеләр.
Волейболда ир-егетләр командасы арасында бардалылар җиңде, икенче урында — сылвалылар, өченчедә — ЛПУ МГ командасы. Хатын-кызлар арасында иң яхшы волейболчылар Сылвадан, икенче урында — Оса вәкилләре, ө ченче урында — Озын Ялан кызлары командасы.
Быелгы тантананы «И туган тел, и матур тел…» үзешчән халык иҗаты фестивале бизәде, анда Барда, Оса, Куеда, Березовка, Чердынь, Чернушка районнарыннан, Коми округ, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан 12 коллектив катнашты. Чара Пермь крае Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үтте.
Яшьләр Милли КВН лигасы җәйге кубогында катнашучыларның, ^е^8 дапсе бию конкурсында, «Айлин йолдызы» вокал конкурсында катнашучыларның чыгышларын кызыксынып карады. Барлык теләүчеләр «Тол буенда ислам» музей күргәзмәсендә булдылар, ярминкә рәтләрендә йөрделәр, авыл поселениеләренең кунак йортларына керделәр, аттракционнар һәм башка уеннарны күрделәр.
Безнең күңелләрдә онытылмаслык һәм якты тәэсирләр калдырып, тагын бер искиткеч бәйрәм үтеп китте. Яң адан очрашуларга кадәр, Барда җыены!
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Җыр, гореф-гадәтләр, уеннар кушылган бәйрәм

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *