Гөрләде бәйрәм…

Үткән шимбәдә бардалылар яраткан милли бәйрәмебез — традицион Барда җыенын билгеләп үттеләр. Быел ул районның 90 еллыгына һәм Мәдәният елына багышланган иде.
Вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрү, көндәлек эш — мәшәкатьләрне онытып тору өчен бәйрәм мәйданына район халкы гына түгел, күрше регионнардан, шәһәрләрдән, районнардан кунаклар агылды.
Муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары — Пермь краеның территорияләрен үстерү министры А.Ю.Маховиков, край транспорт һәм элемтә министры урынбасары Х.Х.Фарвазетдинов, «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитеты җитәкчесе В.В.Григорьев, Оса шәһәре үзәк инженер-техник служба начальнигы («ЛУКОИЛ-ПЕРМЬ» ОООсы) Д.М.Саушкин, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, Татарстан һәм Башкортостан республикалары кунаклары һ.б. сәламләү һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар билгеләгәнчә, бардалылар кунакчыл, мөлаем халык, үз традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклый, үстерә беләләр, районның киләчәктә дә үсеш алуын теләделәр.
Бәйрәм кысаларында авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларын хөрмәтләү, районның почетлы гражданиннарына таныклык тапшыру, ат чабышлары, милли көрәш, спорт ярышлары һәм халык уеннары, Татарстан, Башкортостан республикалары, Пермь краеның иҗат коллективлары концерты, «Талантлар йолдызлыгы» халык иҗаты фестивале, КВН Милли лигасы булды, районның 90 еллыгына багышланган «Музей кварталы» күргәзмәсе эше, балалар мәйданчыгы, ветераннар түгәрәге, авыл по-селениеләренең кунак йортлары, яшьләр мәйданчыгы оештырылды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *