Иӊ мөhиме – саулык hәм күӊел байлыгы

«Атланту» - 10 лет
“ГАЗПРОМ трансгаз Чайковский“ оешмасы филиалы саналган Барда магистраль газүткәргечләренеӊ линия производство идарәсе (ЛПУМГ) 2018 елныӊ октябрендә үзенеӊ 35 еллыгын билгеләп үтте. Ә агымдагы елныӊ март аенда Барда ЛПУМГсенеӊ физкультура-сәламәтләндерү комплексы файдалануга тапшырылуга 10 ел тула. Хезмәткәрләрнеӊ сәламәтлек торышын кайгыртуга hәм ялын оештыруга предприятиедә зур игътибар бирелә. Бу язмабызда без нәкъ шул теманы яктыртачакбыз, чөнки сәламәтлек булмаса, бернинди байлык та мөhим түгел.
ЛПУМГдә эшләүчеләр өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү турында сүз озак еллар дәвамында алып барыла. Ниhаять, 2007 елныӊ көзендә “Газпром – балаларга!“ программасын тормышка ашыру кысаларында төзелеш эшләре башланып китә hәм кыска срокларда — нибары бер ел ярым эчендә Барданыӊ фин поселогында зур, иркен корылма барлыкка килә.
2009 елныӊ март аенда ул тантаналы рәвештә файдалануга тапшырыла. Биш еллыгын үткәргән көннәрдә махсус конкурс оештырып комплекска “Атлант“ исеме бирелә, ә 2017 елдан “Атлант“ мәдәният-спорт комплексы итеп үзгәртелә. Хәзер комплекста эшләүче 11 кеше исәпләнә, алар хезмәткәрләрнеӊ мәдәни-сәламәтләндерү ялын, спорт-масса эшләрен оештыру, иӊ көчлеләр исемнәрен ачыклау белән шөгыльләнә.
Физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылган көннән бирле начальник булып Рафаиз Ваhап улы Абдулов эшләде. Бүген исә ул лаеклы ялда, хәзер комплекс белән Р.М. Исмакаев җитәкчелек итә.
Комплекс ишекләре якшәмбедән кала hәркөн ачык. Хезмәткәрләр үзләре теләгән вакытта килеп спорт белән шөгыльләнә — сәламәтлекләрен ныгыта ала. Тугыз секциядә 55 өлкән кеше hәм 75 бала шөгыльләнә. Ел дәвамында укучы малайлар hәм кызлар мини-футбол, волейбол hәм баскетбол буенча спорт секцияләренә йөри.
— Эшчәнлекне план буенча алып барабыз, җәмәгать советында нинди чаралар үткәреләсен хәл итәбез. Расписание нигезендә дүшәмбе – җомга көннәрендә спорт залында иртәнге сәгать 10нан 22 сәгатькә кадәр волейбол, баскетбол, футбол секцияләре, аерым тренажер залларында аэробика, атлетик гимнастика күнегүләре үткәрелә, тренажерлар бар. Шулай ук өстәл теннисы hәм бильярд уйнарга мөмкин. Хезмәткәрләр эштән кайткач кичләрен безгә килеп үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнә алалар. Гомуми физик хәзерлек hәм лаеклы ялда булучылар өчен сәламәтлек төркемнәре оештырыла. Спорт заллары шимбә көннәрендә дә эшли: иртәнге 9дан 15 сәгатькә кадәр зур теннис буенча уеннар уйнарга була, теләүчеләр тренажер залларында да шөгыльләнә. Шимбәләрдә аерым төрләр буенча спорт чаралары оештырыла, — ди Рәис Мөхәммәтнур улы.
Ел да 10 спорт төре (бильярд, баскетбол, шахмат, өстәл теннисы, йөзү, футбол, чаӊгы узышлары, волейбол, җиӊел атлетика, гер күтәрү) буенча Барда филиалы цехлары hәм службалары арасында спартакиада үткәрелә. Гадәттә 6 команда катнаша. Бәйрәм вакытларында ярышлар уздырыла. Сентябрь аенда нефть hәм газ промышленносте хезмәткәрләре көнендә иӊ көчлеләр (шәхси затлар hәм командалар) бүләкләнә. Алар Чайковский шәhәрендә узган спартакиадада филиал данын уӊышлы яклыйлар.
“Газчылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау филиал оешканнан бирле алып барыла, спортчыларыбыз hәрвакыт төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар, ЛПУМГ өчен чыгыш ясауны данга санадылар. Яӊа физик культура-сәламәтләндерү комплексын ачу белән Барда ЛПУМГсенеӊ спорт тормышы үзгәрде, физик культура белән шөгыльләнү hәркем өчен кулай hәм массовый булды“, ди Барда ЛПУМГсе начальнигы А.Ю.
Цапкин филиалныӊ 35 еллыгы уӊаеннан биргән әӊгәмәсендә.
(“Таӊ“, 2018 ел. № 102) 2016 елдан илдә ГТО (Хезмәткә hәм оборонага әзер) нормалары буенча тест үткәрелә башлады hәм моннан филиал хезмәткәрләре дә читтә калмады. ЛПУМГдә эшләүче 224 кешенеӊ физик әзерлекләре тикшерелде, 31 кеше ГТО нормативларын үтәде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 8 алтын, 11 көмеш hәм 12 бакыр медаль бар. 2 мартта Пермь крае физик культура hәм спорт министры В.И. Епанов Пермь крае муниципаль берләшмәләрендә ГТО Бөтенрәсәй физкультураспорт комплексын кертү буенча иӊ яхшы эш оештырган өчен “ГТО кубогы“ конкурсы җиӊүчеләрен бүләкләде. “Пермь крае җәмәгать оешмалары hәм хезмәт коллективлары арасында ГТО Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру буенча эш оештырган иӊ яхшы оешма“ номинациясендә Барда ЛПУМГсе җиӊү яулады. Хезмәткәрләр ГТО нормативларын тапшыруга бик җаваплы карый hәм актив катнаша.
— Шунысын әйтәсе килә, “Атлант“ комплексына ЛПУМГдә эшләүчеләр генә түгел, теләгән hәркем килә ала. Халыкны спорт белән шөгыльләнергә, мәдәни чараларда катнашырга чакырабыз, рәхим итегез, — ди Р.М. Исмакаев.
Көндәлек физик күнегүләр белән шөгыльләнү эзсез калмый, билгеле. Район ярышларында ЛПУМГ спортчылары командасы hәрвакыт призлы урыннар яулап килә. Барда авыл поселениесендәге оешмалар арасында үткәрелгән спартакиадада 2018 ел йомгаклары буенча I урын алуга ирешкәннәр. Комплекста гер күтәрү буенча Рәсәй спорт остасы тренер А.Ә. Маматов, разрядлы инструктор И.Х.Вахитова эшләвен дә билгеләргә кирәк.
“Атлант“ комплексы каршында июнь аенда хезмәткәрләрнеӊ балалары өчен бер сменалык көндезге лагерь оештырыла. Биредә hәр елны 30 бала ял итә.
Әйткәнебезчә, комплекс буш тормый. Халык бирегә үзенә уӊайлы вакытта килә.
— Мондый комплекс булуын күптән теләгән идек. Атнага 3 тапкыр килеп тренажер залында шөгыльләнәбез hәм бильярд уйныйбыз. Безгә монда бик ошый, диләр Рафаэль Әбләшев, Галиҗан Хәсәнов hәм Альфред Кантуганов.
Лаеклы ялда булсалар да, алар вакытларын файдалы hәм кызыклы үткәрәләр.
Спорт чаралары белән беррәттән комплекста мәдәни чаралар да оештырыла, төрле түгәрәкләр эшли. 2017 елдан “Факел“ клубы комплекс составына кертелә. Иӊ танылган коллективлардан Рәсәй Федерациясенеӊ hәм Башкортостан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Ф. Нуриханова җитәкләгән “Дуслык“ халык бию үрнәк ансамблен hәм Г.Ф. Сафина җитәкчелегендәге “АйhайLooк“ вокал ансамблен атап була. Алар Пермтрансгаз оештырган конкурс hәм фестивальләрдә күп тапкырлар җиӊүләр hәм призлы урыннар яулап килә. Методист И.Г. Ижбулатова бәйрәмнәр өчен сценарийлар яза hәм оештыра. Гомумән алганда, якынча алтмышлап кеше төрле иҗади коллективларда шөгыльләнә, елына якынча 140лап чара уздырыла.
«Атланту» - 10 лет
Хезмәт кешесенеӊ физик hәм рухи яктан ял итүе бик мөhим. Бу хакта предприятие җитәкчелеге аӊлый hәм тиешле шартлар тудыра, бары шул чагында эш тә гөрләп бара, күӊелләр дә тыныч була. “Атлант“ мәдәни-спорт комплексы үзенә йөкләнгән вазыйфага җаваплы карый. Коллективны бәйрәм уӊаеннан тәбрикләп киләчәктә дә хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртуларын телибез.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *