Елның музыкаль ачышы

Ансамбль "Салям" - музыкальное открытие года
Безнең күпчелегебез өчен бу ел ачышларга бай булды, спортта, мәдәнияттә уңышлар белән хәтердә калды. Шундый мизгелләрнең берсе — Барда сәхнәсендә яңа “Сәлам“ ансамбле барлыкка килү.
Группаның дебюты ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада булды. Аның кабатланмас стиле hәм танылган композицияләрне кызыклы башкаруы коллективка шушы кыска вакыт эчендә зур популярлык китерде. Тамашачыларның фикерләре уртак: “Сәлам“ группасы – елның музыкаль ачышы. Ансамбль белән күп санлы вокаль конкурслар лауреаты Гөлнур Ибраhимова җитәкчелек итә.
Бөтен вокалистлар актив яшәү рәвешен алып бара, үзләренең профессиональ эшчәнлекләреннән тыш, аларның мавыгулары да күптөрле. Мәсәлән, Таhир Әширов әле гимназиядә укыганда ук вокал белән шөгыльләнә. Бүген төп эшеннән тыш, ул төрле юнәлешләрдә — спорт, бию hәм башкаларда активлык күрсәтә. “Безнең репетицияләр, чыгышлар минем өчен бик әhәмиятле, — дип билгели Таhир.
Яңавылдан Линар Габтукаев балачагыннан җырлый. Хәзер Бардада яши, профессиясе буенча — юрист. “Җырлау – ул, барыннан да элек, үзеңне тонуста тоту сәләте. Мондый искиткеч коллективта иҗат итүемә бик шатланам. Минемчә, ир-егет актив, профессиональ эшчәнлегеннән тыш, ниндидер файдалы мавыгуга ия булырга тиеш“, -дип уртаклашты Линар.
Раил Әмиров — Бардабаштан. Ул өйләнгән, балалар тәрбияли, Озын Ялан авыл мәдәният йортында эшли. “Балачактан әти-әнием иҗатка, мәдәнияткә, актив яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләделәр. Шуңа күрә “Сәлам“ группасы оешу минем өчен шатлык. Бүген ансамбль составында чыгыш ясап, район халкын сөендерә алуым белән чын-чынлап горурланам“, — ди Раил.
Ренат Шабаев, яшь булуына карамастан, бардалыларга күптән таныш. Ул мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә үткәрелгән төрле чараларны алып бара. Белгечлеге буенча — юрист.
Коллективның тагын бер катнашучысы – Илнур Бәширов. Ул хатыны белән ике ул тәрбияләп үстерә. Район администрациясендә эшли, шул ук вакытта Илнур ансамбльдә шөгыльләнергә дә вакыт таба.
Егетләр киләчәктә дә тамашачыларны үз җырлары белән сөендерерләр hәм яңа үрләр яуларлар, дип ышанабыз.
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *