Озын һәм урау юллар аша

Альфия ЯкуповаУЗГАН гасырның 90 елларында, илебездәге гади булмаган социаль-икътисади хәлдә күпләр язмышыннан зарланып, проблемалардан чыгу юлын тапмаганда, Барда районы мәдәният йортында тулы канлы тормыш кайный, киләчәккә планнар төзелә. Заман авыр булганлыктан, күп нәрсә энтузиазм исәбенә генә башкарыла. Бу елларда биредә үз эшенә бирелгән чын профессионаллар эшли — Д.М.Камакаева, З.Х.Мансурова, С.В.Кузяшева, Ә.К.Якупова, Ә.С. Илкәев, Җ.С. һәм
А.М.Габдулхаковлар, Л.Г.Юсуфкулов, Ш.Ш. һәм Г.Ф.Нурихановлар, С.Ш.Уразбаева һ.б. Бүген алар -корифейлар, яңа буынга үрнәк булып торалар, әйе, кайберләре инде лаеклы ялда, икенчеләре эш урыннарын, ө ченчеләре — яшәү урынын алмаштырдылар, ә шул еллардагы мәдәният йорты директоры Әхмәтзыя Сәфәр улы 1996 елда дөнья куйды.
Шул кыйммәтле муенсаның бер энҗесе булып Әлфия Кашфулла кызы Якупова тора. Аның балачагы районның матур урыннарының берсендә — Сөҗән авылында үтә. Салкын чишмәләр, биек таулар, зифа каеннар арасыннан аның тавышы ишетелә. Табигать аннан матур тавышны кызганмаган, әмма Әлфия апаның сәнгатькә юлы урау, авыр була. Ул ерак Таҗикстанга чыгып киткәч кенә Ленинабад шәһәрендә үзенең нинди хәзинәгә ия булуын, сәләтен аңлый: биредә музыка училищесының вокаль бүлеген тәмамлый һәм анда тавыш кую буенча преподаватель булып бер ел эшли.
— Газета укучылар 90 еллар башында союздаш республикаларда булган чуалышлар, Советлар Союзының таркалуын хәтерлиләрдер, дип уйлыйм. Шуңа күрә, әлбәттә, Таҗикстанда калу куркыныч иде, һәм 1990 елда мин туган ягыма — Барда районына кайттым, район мәдәният йортында балалар белән эшләү буенча методист булып урнаштым, параллель рәвештә остазым Разия апа Нураева җитәкчелегендә спектакльләрдә төрле рольләр башкардым, — дип искә ала Әлфия Кашфулла кызы. — Нәкъ менә бу талантлы режиссер минем сәләтемне күреп алды. Разия Гаталхак кызының ярдәме белән мин беренче тапкыр сәхнәдә театр актрисасы буларак чыгыш ясадым, ул вакытта театр «Хәбибкә үз хатынын димлиләр» комедиясе белән өлкә буенча гастрольләрдә булды. Биредә язмыш мине композитор һәм искиткеч шәхес Сәүбән Гаптрахман улы Чуганаев белән очраштырды. Бу бө ек кешеләр, компас сыман, миңа юл күрсәтеп, үз-үземә ышаныч бирделәр.
Театр Әлфия Кашфулла кызының иҗади эшчәнлегендә мөһим звено була, аның тарафыннан 20 гә якын роль башкарыла. Әңгәмәбез барышында ул үзенең беренче тапкыр сәхнәгә чыгуын һәм кайбер мөһим рольләрен дә хәтеренә төшерде. Мәсәлән, Т.Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасындагы Мәдинә роле аны кыенлыклар каршында баш имәскә, бирешмәскә өйрәтә.
Якты йолдыз Әлфия — хәзер дә район халкына хезмәт итә, бу еллар дәвамында күп кенә оешмалар, аларның җ итәкчеләре, коллективларның алмашынуының шаһите була. Зур юбилее алдыннан аның планнары да зурдан. Узган ел ахырында Әлфия Якупова җитәкчелегендә «Яшьлегем хисләре» вокаль ансамбле оештырыла, аның составында Айсылу Әлмәтова, Әнисә Балтыкова, Раушания Юсуфкулова җырлый, ә аккомпаниатор — Азат Габдулхаков. Ансамбль репертуарына солистларның яшьлек җырлары, ягъни 70-80 еллардагы популяр җырлар кергән. Бүген яң а «Бер кирпеч, ике кирпеч» спектакленә әзерлек алып баралар, аның режиссеры, сәхнәдә Әлфия апаның алыштыргысыз партнеры Раиф Кучумов.
Бүген Әлфия Кашфулла кызы — үз эшенең профессионалы, аның бай иҗади тәҗрибәсе бар, таланты әллә кайчан тамашачылар күңелен яулады, халык иҗатының барлык жанрларында да абруй казанды. Ул билгеләгәнчә, бердәм команда булганда гына эшләү җиңел. Бүген Барда мәдәният, ял үзәгендә коллектив яңа, яшь, әмма аларның уртак яклары күп һәм җитәкче Елена Николаевна Кәлимуллина да яхшы оештыручы, абруйлы шәхес.
Әңгәмәбез ахырында ул коллегаларына үз иҗатларын шушы составта озак еллар дәвам итүләрен, ә лаеклы ялдагыларга күтәренке кәеф, район вакыйгаларының һәм мәдәният тормышының үзәгендә булуларын теләде.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *