Уйларыгыз чынга ашсын

Адутовы - интеллектуальная семья
Агымдагы елда районда “Иң яхшы күп балалы гаилә — 2016“ конкурсы үткәрелде. Бу бәйгедә “Интеллектуаль гаилә“ номинациясендә җиңү бәхете Үдик авылыннан өч бала тәрбияләүче Ренат Руфхәт улы hәм Әлфия Габдрәшит кызы Адутовлар гаиләсенә елмайды.
— Конкурста катнашып район башлыгының рәхмәт хатына лаек булдык, бүләкләр алдык, сөендек, — диделәр алар.
Адутовлар гаиләсе 1999 елда барлыкка килә. Аларның дуслыгы исә мәктәп елларыннан ук башлана. Урта белем алгач Ренат РФ Эчке эшләр министрлыгының Пермь хәрби институтына укырга керә. Әлфия әнисе Гөлhәндәм Әҗмек кызы юлыннан китә — Пермь дәүләт педагогия университетының математика факультетын сайлый. Ренат икенче, Әлфия беренче курста укыганда, беренче мәхәббәтләрен саклап, яшьләр өйләнешәләр. Бер елдан уллары Рушан туа. Югары уку йортында белем алу hәм гаиләне алып бару, кечкенә баланы тәрбияләү җиңел булмый, билгеле. Тик алар бөтен авырлыкларны җиңеп чыгалар. Икесе дә югары белем алып эшли башлыйлар, Ренат эчке эшләр органнарына урнаша. Чечен республикасында командировкада була, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Икенче югары белем алганнан соң (Пермь дәүләт техник универститеты) нефтьче булып эшли башлый, хәзерге вакытта вахта алымы белән Коми республикасында хезмәт куя. Ә Әлфия Үдик урта мәктәбендә математика hәм икътисад фәннәрен укыта. Узган уку елында район математика укытучылары конкурсында уңышлы чыгыш ясый — абсолют җиңүче булып таныла. Быел җаваплылыгы тагын да арткан — мәктәптә тәрбия эшләре буенча җаваплы булып билгеләнгән.
Бу гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Ренат белән Әлфия гаиләләрендә үзләре генә үскәнлектән, балалар күп булса яхшырак булыр, дигәннәр. Рушанга инде 16 яшь, 10 класс укучысы. Бары “5“леләргә генә укый. Узган уку елында 6 фәннән олимпиадаларда катнашып алтысында да призлы урыннарга лаек була. “Ел укучысы-2016“ район конкурсында икенче урын яулый. Без барган көнне дә ул рус әдәбиятыннан (укытучысы Л. Х. Мансурова) олимпиадада мәктәп данын яклый иде. Уртанчы бала Карина 4 класста белем ала, “4“ hәм “5“леләргә өлгерә. Шулай ук төрле конкурсларда катнаша, рәсем ясарга ярата, бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Өченче бала Кәримгә әле ике яшь ярым гына, бакчага йөри. Әкият китапларын карый, Тукай әкиятләрен кызыксынып тыңлый. Тиктормас, сөйләшеп туктамый торган сабый.
Адутовлар авыл тормышында актив катнаша. Ренат Руфхәт улының Үдиктә тренажер залы булдыруда өлеше бар. Уллары Рушан “Мин — Рәсәй гражданины“ балалар социаль проектлар муниципаль конкурсында җиңә hәм җитәкчесе, яшьтәшләре белән бергә аны тормышка ашыра — “Суык чишмә“ төзекләндерелә. Әлфия Габдрәшит кызы “Чәчәклек ландшафт дизайны“ социаль проектын яклап туган мәктәбе фасадын бизи.
Бу гаилә палаткаларда табигатькә чыгып ял итәргә, сәяхәт кылырга, су коенырга ярата. Бәйрәмнәрне, туган көннәрен бергәләп үткәрәләр. Гаилә башлыгы элегрәк көрәшкән, волейбол белән кызыксынган, хәзер ауга йөри, балык тота. Әлфия бәйли, матур гөлләр үстерә. Балаларның да шөгыльләре бар: Рушан волейбол, теннис уйный, теләге — хәрби булу. Әнисенең уң кулы, хуҗалыкта барлык эшләрне башкара. Карина абыйсы үрнәгендә теннис белән мавыга.
— 2010 елда яңа йорт эшләп чыктык. Әти-әниләребез булышты, рәхмәт аларга, — диләр Ренат белән Әлфия. — Инде йорт тирәсен рәткә китерәсе бар.
Әңгәмәбезгә Ренатның әнисе Әлфия Муллаәхмәт кызы да кушылды:
— Балаларымның исән-сау яшәүләрен телим. Киленем үземә охшаган, нинди генә чәчәкләр үстерми. Аз сүзле, күп эшли. Мәктәптә дә, өйдә дә барысына да җитешә. Йорт җанлы. Бакчада төрле яшелчә-җимешләр үстерә. Балаларны тәртипле, пөхтә итеп карый. Җәй көннәрендә тавыклар тота, элек казлар карады. Өч ел рәттән бакчасы белән сарымсак үстереп авылдашларына тәкъдим итте. Аларга бәхет теләп яшимен.
Шулай әти-әни фатихасында гомер итә Адутовлар, балалар үстерә.
— Әти-әни буларак, балаларыбызда кешелеклелек, эшчәнлек, туган илне ярату хисләре тәрбияләргә тырышабыз. Тәрбияле, тәртипле, иң мөhиме — чын кеше булсыннар. Безне уңышлары, шатлыклы хәбәрләре белән генә сөендереп торсыннар, алдагы көндә алар өчен оялырга туры килмәсен иде. Балаларыбызны тәрбияләп үстерергә, зур тормышка аяк басуда ярдәм итәргә телибез. Булганны саклап яшисе килә, барына шөкер итәбез. Үзебезне бәхетле гаилә дип саныйбыз, — диләр алар.
Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын сезгә. Бәхетле hәм имин гаилә булып, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез, уйларыгыз чынга ашсын!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *