Музыкасыз яши алмыйм

Адис Маликов
Мәгълүм ки, hәр сәнгать кешесенең — шагыйрьме ул, көйләр язучы яисә җырчымы, рәссаммы – иҗатында югары үрләр яулаган, зур уңышка ирешкән йолдызлы сәгате була. Әдис Маликовның да булды ул. 2016 елда “Болгар“ радиосы үткәргән татар җыры фестивалендә Әдис иҗат иткән hәм Винарис Илъегет башкаруында яңгыраган “Килеп китсәң ни була“ җыры лауреат булып танылды. Авторлар hәм башкаручы Казанда “Пирамида“ сәхнәсенә чакырып тәбрикләнде. Мондый уңыш күпләргә елмаймый, hәм Ә.Маликовның ул мәлдә нинди шатлыклы уй-хисләр кичергәне аңлашыладыр.
Бу – горурлык та, шул ук вакытта яңа иҗатка илhам бирүче вакыйга да иде. Бер уйласаң, Әдиснең үз иҗаты белән уңыш казанган вакытлары элегрәк тә, соңрак та булды hәм булып тора. Ул инде утыздан күбрәк җыр иҗат итте, музыкант hәм җырчы, кичәләр алып баручы hәм крайда татар мәдәниятен үстерү буенча эзлекле эшәүче зат буларак киң танылу алды. Иң тәүге иҗат җимеше дә истә, үзешчән шагыйрә Люция Мирҗанова сүзләренә язылган “Бакча гөлем“ дигән җыр була ул. Аннан соң туган төбәк темасына багышланган янә берничә җыр тудырды: “Яңавыл“, “Чириз буе“, “Туган авылым“, “Барда кызы“… hәркайсы халык күңеленә хуш килде, популярлык алды. “Онытмыйча яшик“ җырын исә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров яратып башкара. Әле яңа җырлары күпме булыр!
Иҗатка юлы каян башланды соң аның?
Әдис Уинск районының Чәйкә авылында туа. Ирень буе мәдәни үзәкләренең берсе булган шушы авылда бөреләнә аның иҗаты: ул җырларга да, гармунда hәм баянда уйнарга да өйрәнеп үсә. Хәер, биредә өйрәнү сүзе килешлеме икән? Җыр-көйгә hәвәслек, моңга тартылу күңелгә ана сөте белән үк иңдерелә, омтылышы булган кеше үзенең шушы сыйфатларын үстерә, осталыгын камилләштерә. Күңелдә мәдәният hәм сәнгатькә мәхәббәт, иҗат уты бар икән, киләчәк тормышны шушы өлкәгә багышлау яхшы. Әдис Маликов та шулай итә: сигез класс тәмамлау белән Пермь мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Унсигез яшендә, 1990 елда, ул инде “клуб хезмәткәре“ дигән белгечлек алып өлгерә.
— Училищеда оркестр бүлегендә укыдым, — дип сөйли ул. – Баянда уйный белә идем, биредә камилләшү өстендә эшләдем. Шулай ук дирижерлык итәргә, халык уен коралларыннан домра hәм балалайкада уйнарга өйрәндем. Алдагы тормышым өчен яхшы мәктәп булды биредә уку.
Яшь белгеч эшләргә туган авылына кайта, ә ярты елдан армиягә чакырыла. Хезмәтен үтеп кайту белән янә шунда ук килә, музыка хезмәткәре булып эшли. Авылдаш кызына өйләнә. Бер елдан исә яшьләр шәhәрдә яшәп карарга булалар. Шул китүдән, 1994 елдан бирле, алар Пермьдә яшиләр.
— Баштарак ансамбльләр оештырып, концертлар куеп кына яшәп алдым, — ди Әдис. – “Кардәшләр“ ансамблен Гөлүсә Вәлиева, Вилия Госманова, Илдус Арсланов, Эльвира Тимергалиева белән бергәләп оештырып, яхшы гына популярлык казандык. Аннары “Сәяхәт“ төркеме оешты, Алина hәм Динә Гарифуллиналар, Эльвира Тимергалиева, Винарис Илъегетләр белән бергә гастрольләргә күп йөрдек…
Гаилә булгач, балалар тугач, билгеле, концерт чыгышларыннан килгән акча гына җитәрлек булмый. Әдис “Пермьнефтеоргсинтез“ заводына эшкә урнаша, гаиләнең төп кереме шуннан килә. Ә менә хезмәтеннән hәм гаилә мәшәкатьләреннән кала бөтен тормышын ул үзенең яраткан шөгыленә багышлый.
— Музыкасыз яши алмыйм, — ди Ә.Маликов. – Бервакыт ниндидер торгынлык булып алды, сәхнәдән читләшә төштем, гастрольләргә дә йөрмәс булдым. Тик күңел барыбер үз теләгәнен эшләде, мин янә яраткан дөньяма кайттым, җыр-музыкага чумдым. Шунда музыкасыз яши алмаячагымны тәмам аңладым…
Аның иҗат төркемендә — кызы hәм улы, кияве, алар юбилей кичәләре, туй мәҗлесләре үткәрәләр, зур концерт hәм кичәләрдә, авыл бәйрәмнәрендә чыгыш ясыйлар. Әдис үзе әйткәнчә, бер көн дә музыкасыз яшәмиләр. “Буш вакыт булдымы, гел студиямдә эшлим, аранжировкалар ясыйм, тавыш яздырам, яңа чыгышларга әзерләнәм, җырлар язам, ди ул. Чакырулар күп — өлгер генә, эштән сменамны алмаштырып киткән вакытларым да була. Бер бу эшкә алынганбыз икән, чакыралар икән, аны ничек калдырасың, шулай гаилә белән тырыша-тырыша, илhамланып эшлибез“.
Әдис Маликов үзенең гаилә әгъзаларында да музыка сәнгатенә, иҗатка мәхәббәт тәрбияли алган. hәм алар, кайда гына чыгыш ясамасыннар, тамашачы күңелен яулыйлар, алар чыгышы талантлы, оста, халыкчан.
 
* * *
26 ноябрьдә 16 сәгатьтә Әдис Маликов Пермьдәге “Губерния“ (элекке “Гознак“) Мәдәният сараенда иҗат кичәсе үткәрә. Ул “25 ел — җыр белән бергә“ дип исемләнә. Кичә иҗатташ дуслары – Вилия Госманова, Винарис Илъегет, Алина hәм Динә Гарифуллиналар, “Гүзәл Чулман“ ансамбле hәм башкалар, Казаннан килгән дуслары — җырчылар hәм музыкантлар, hичсүзсез, күпсанлы тамашачылар катнашуы белән үтәчәк. Кичәгә Әдис Маликов иҗатын белүче hәм хөрмәт итүче hәркем килә ала.
Эльмарт УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *