Курай бәйрәме

Праздник курая в ПермиКрай башкортлары hәм җәмәгатьчелеге тормышында мөhим вакыйга булды: 6 декабрьдә Пермьдә яңа бер чара – “Курай бәйрәме“ үткәрелде.
Аны бәйрәм дип кенә карау дөрес булмас иде, чөнки чара “Башкорт халкының рухи мирасы“ темасы буенча түгәрәк өстәл сөйләшүен, “Башкортостан“ киностудиясе эшләгән фильмнар белән таныштыруны үз эченә алды, ә кичен край филармониясенең орган залында Башкортостан сәнгать осталарының зур, матур концерты булды. Колачлы бу вакыйга Бөтен-дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты, Башкортостан Мәдәният министрлыгы, Бөтенрәсәй Курайчылар берлеге тарафыннан hәм Пермь крае губернаторы администрациясе, край башкорт корылтае ярдәме белән оештырылды. “Курай бәйрәме“ндә Башкортостаннан делегация, крайның башкортлар яшәгән район hәм шәhәрләре вәкилләре, шул исәптән Барда районы администрациясе башлыгының икътисади үсеш буенча урынбасары Рафис Мукаев, район башкорт корылтае рәисе Кадырҗан Зиятов, корылтай советы әгъзалары катнашты. Алгарак узып әйтик, концертка Барда ветераннары хәтта үз исәпләренә автобус алып килгәннәр иде.
Түгәрәк өстәл М. Горький исемендәге край китапханәсендә үткәрелде. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Ә.М. Ишемгулов hәм Пермь крае губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы А.А. Субботина чарада катнашучыларны сәламләү сүзләре белән чыктылар. Әмир Минниәхмәт улы сөйләшүне “Бөтендөнья башкорт корылтаеның хәзерге вакытта башкорт халкының рухи мирасын саклау буенча эшчәнлеге hәм бурычлары“ дигән чыгышы белән башлады.
— Узган елның ноябрендә Бөтендөнья башкорт корылтаеның дүртенче съезды булды, анда Башкарма комитетның яңа составы сайланды, — дип билгеләде Әмир Ишемгулов. – Без эш стилен үзгәртергә, яңа чаралар оештырырга, үткәрергә карар иттек. Бүгенге “Курай бәйрәме“ – шуның бер чагылышы, ул башкорт халкы яшәгән барлык төбәкләрдә, Мәскәүдә дә узачак.
Безнең республикада күп милләтләр яши, дуслык, үзара ихтирамлы караш туган төбәгебезнең үсешендә лаеклы роль уйный. Без башкорт халкын үстерү белән бергә республиканы, илне үстерү, икътисадта тотрыклылык тәэмин итү бурычларын хәл итү буенча максатлы hәм нәтиҗәле эшлибез. Бу эшчәнлегебездә хакимият органнарында аңлау hәм яклау табабыз, төрле оешмалар, җәмәгать берләшмәләре, урыннардагы башкорт корылтайлары ярдәменә таянабыз, бу – уңыш hәм алгарыш нигезе.
Аннан соң Кама буе башкортларының рухи мирасын саклау буенча төп эшчәнлек юнәлешләре турында край башкорт корылтае рәисе Р.Т. Мөхәмәтьянов сөйләде. Эчтәлекле, кызыклы чыгышлар күп булды. Пермьнән тарих фәннәре докторы Александр Черных, Барда, Пермь, Чернушка башкорт корылтайлары рәисләре Кадырҗан Зиятов, Радик Гарипов, Зәүия Махатова, Бөтенрәсәй Курайчылар берлеге рәисе Артур Гайсаров, Бөтенрәсәй башкорт яшьләре корылтае рәисе Ринат Рамазанов h.б. сөйләшү темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар.
Чыгышларда край башкортларының тарихы hәм бүгенгесе дә, милли мәнфәгатьләр буенча эш hәм киләчәккә бурычлар да ачык чагылды.
“Башкортостан“ киностудиясенең анимация hәм документаль фильмнары hәркемдә зур кызыксыну тудырды. Ә филармониянең орган залында концертта hәр чыгыш “афәрин!“, “бис!“ тавышлары, көчле алкышлар астында үтте. Башкортостанның милли музыка кораллары оркестры, курайчылар, “Аргамак“ этно-рок төркемнәре, җырчылар Марсель Котыев hәм Алинә Искужина чыгышлары чыннан да югары дәрәҗәдә иде. Дәртле башкорт көйләре тамашачылар күңеленә хуш килде, сәхнә алдына чыгып биючеләр дә булды. Концертта Үдик авылыннан курайда уйнаучы балалар да чыгыш ясады.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *