“Колос“ эшен дәвам итә

28 августа МАДОУ «Колос» открыло двери для новой смены
28 августта “Колос” МАДОУсы яңа сменага ишекләрен ачты. Бу юлы бирегә балалар түгел, районыбызның олы яшьтәге 71 ир-ат hәм хатын-кызы ял итәргә, иң беренче чиратта, сәламәтләнергә килде. “Колос“ озак вакыттан соң янә үзенең төп билгеләнешен үти башлады.
Смена ике атна — 9 сентябрьгә тиңле дәвам итәчәк. Ял итүчеләр иртәнге тугызынчы яртыга бирегә киләләр, төрле процедуралар алып, төшке ашны ашап, кайтып китәләр. Беренче көнне күбесе үз машиналарында килгән иделәр. Ләкин автобус белән килеп йөрү мөмкинлеге дә бар. Администратор Алия Алешкина әйтүенчә, дәваланучылар массаж, электр савыктыру, процедура кабинетына керә алалар. Хәзерге вакытка 9 кеше куна кала, алар иртәнге, көндезге, кичке аш белән тәэмин ителгән. Шулай ук уңайлы бүлмәләрдә урнаштырылган.
“Колос” җитәкчесе Марат Тляшев билгеләгәнчә, олы яшьтәге кешеләрне дәвалауны оештыру өчен муниципаль район администрациясе hәм Земство Җыелышы булышлыгы белән күп көч куелган. Инде менә лицензия алынган, hәм алга таба җиңелрәк булачак. “Тагын ике бинаны ремонтлап, яңа дәвалау кабинетлары булдыру да күз алдында тотыла. Без хезмәт күрсәтү төрләрен үстерү буенча эш алып барчакбыз”, — ди М.О.Тляшев.
Аның сүзләрен медицина өлеше буенча урынбасары Алмаз Рәфкатъ улы Кучукбаев куәтли: “Дөрес, безнең әлегә күп дәвалану төрләренә рөхсәтебез юк, мәсәлән, су-мунча дәвалавы — Шарко душына, озокерит, ләм белән дәвалауга, физик-яктылык дәвалавына. hәм без аларны булдыру өчен тырышабыз”.
Монда ял итүче Урал ага Шаhиәхмәтов hәм Тәлгать ага Мәүликаев әйтүенчә, алар “Колос” та дәваланыр өчен путевканы халыкны социаль яклау бүлеге аша алганнар. Алар шартлар белән канәгать булуларын белдерделәр.
Пенсионерлар биредә дәваланырга, ял итәргә генә түгел, күңел ачарга да өлгерәләр. Чараларны оештыручы Әүхәт Камакаев сөйләгәнчә, беренче көнне үк биеп, җырлап смена ачылуын билгеләгәннәр инде алар, шахмат, шашки турнирлары үткәргәннәр, бильярд уйнаганнар. Киләсе көннәрдә үзешчәннәр көче белән концерт әзерләргә, Оса шәhәренә сәяхәт оештырырга да җыеналар.
Шулай итеп, “Колос” МАДОУсы үзенең эшен дәвам итә.
Ләйлә Әмирова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *