Хезмәт Герое истәлегенә

21 января прошли лыжные гонки памяти А.П. Курочкиной21 январьда Социалистик Хезмәт Герое А.П.Курочкина истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үткәрелде. Биредә барлыгы 5 авыл поселение командасы катнашты. Ярышларны район татар hәм башкортларының мәдәни үзәге рәисе С.Н.Назин ачты, ул А.П. Курочкинаның эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук район администрациясе мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова сәламләү сүзе белән чыкты.
Ярыш йомгаклары буенча хатын-кызлар арасында үзләренең яшь группаларында Эльнара Акбашева (Төнгүк), Лилия Абдалова (Әрҗән), Эльвира Назарова, Сания Латыйпова, Нәсимә Ибраhимова (Барда), Фирдәүсия Мәсәгутова (Үдик) беренче урын алдылар.
Ирләр арасында Эмиль Савинов, Фәрхәт Мәсәгутов, Юныс Акбашев (Үдик), Салават Аптукаев (Әрҗән), Марат Монасыйпов (Барда), Рәмис Нурсубин (Яңа Казанка) чемпион булдылар.
Команда беренчелегендә Барда авыл поселениесе командасы (рәсемдә) җиңү яулады, икенче урында — Әрҗән, өченчедә — Үдик авыл поселениесе.
Радик ЛАТЫЙПОВ, мәдәният идарәсе спорт буенча белгече.
Ибраhим Тимганов фотоcы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *