Җыр, бию, дуслык байрәме

Чувашский детский вокальный ансамбль «Салакаек» из Куединского района
Чувашский детский вокальный ансамбль «Салакаек» из Куединского района

21 ноябрьдә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә үткән «Милләтләр салават күпере» кран балалар-үсмерләр халык иҗаты һәм милли мәдәният фестиваль-конкурсында катнашучылар чын җыр, бию һәм дуслык бәйрәмен б үләк иттеләр. Фестиваль инде беренче ел гына дусларын җьшмьш, узган елның ноябрендә ул Пермьдә үткән иде.
Балалар һәм үсмерләр бу чарада катнашып, берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле номерлар белән чыгыш ясап, сәләтләрен һәм талантларын күрсәтеп кенә калмыйча, яшьтәшләре — башка милләт вәкилләре белән аралашу мөмкинлеген дә алалар. Быел да балалар милли коллективлары тамашачыларга край территориясендә яшәүче халыкларның җыр һәм биюләренең бөтен гүзәллеген күрсәтүгә ирештеләр. Чара Пермь крае Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм «Цербер» ООО сы ярдәме белән үткәрелде.
«Милләтләр салават күпере»нең уникальлеге шунда — кабул итүче як булып бер ел элек шушы фестивальдә җиңүче булган район тора. 2014 елда Гран-при алучы иң яхшы коллектив Барда районыннан «Нурлы» хореография ансамбле (җитәкчесе Зөлфидә Нурыева) танылган иде. Нәкъ менә «Нурлы» коллективы быелгы тантананы искиткеч матур чыгышы белән ачып җибәрде.
Фестиваль кунакларын һәм анда катнашучыларны муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев һәм «Цербер» ООО сы генераль директоры А.Г. Козеев сәламләде.
— Безнең край һәрвакыт күп милләтле булды, бар һәм булачак. Бүген милләтара дуслык аеруча мө һим, шуңа күрә мәдәни һәм этникара аралашуның матур традицияләрен сакларга кирәк. Балалар тынычлыкта үссен, киләчәкләре бәхетле булсын өчен аларны кечкенәдән үк Пермь крае халыкларының мәдәниятенә өйрәтергә кирәк. Ул дуслык һәм иҗат контактларының үсешенә, төрле милләтләрнең үзара аңлашуына һәм хезмәттәшлегенә, җәмгыятьтә толерантлыкны күгәрүгә булышлык итә, — дип билгеләделәр Сергей Миннихан улы һәм Андрей Геннадьевич үз чыгышларында.
Фестивальне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев һәм мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова Пермь крае Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Быел фестивальдә крайның сигез районыннан — Чернушка, Суксун, Уинск, Октябрьский, Березовка, Куеда, Елово һәм Бардадан 15 балалар иҗат коллективы катнашты. Безнең районны «Дуслык» үрнәк халык бию ансамбле, «Алтынай» бию коллективы һәм «Цветик-семицветик» балалар вокаль ансамбле вәкилләре тәкъдим итте.
Кечкенә артистлар тамашачыларга милли киемнәрнең, җыр һәм биюләрнең барлык матурлыгын күрсәттеләр. Аларның чыгышлары тамашачыларга безнең район белән рәттән генә түгел, ә бөтен илебез буенча күп культуралар һәм милләтләр яшәве турында искәртте. Сәхнәдә рус, чуваш халык җ ырларыннан соң дәртле татар биюләре башкарылды, ә кызыл сарафаннарны төрле төстәге татар костюмнары алмаштырды. Мөгаен, жюрига да иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмагандыр, тик бәйге бәйге инде ул, җиңүчеләр булырга тиеш.
«Халык, милли җыр» номинациясендә беренче урын бер яшь группасына да бирелмәде. Кече группада икенче дәрәҗә дипломга «Цветик — семицветик» балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе Зөһрә Таразова) ия булды, өлкән группада — Чернушка районыннан «Красная горка» балалар фольклор ансамбле, катнаш группа арасында — Куеда районыннан «Салакаек» чуваш балалар вокаль ансамбле.
«Халык, милли бию» номинациясендә кечкенәләр арасында Чернушка районыннан «8кШ йапсе» бию коллективы дәртле «Матрешки» биюе белән, өлкән группада — Елово районыннан «Ассорти шоу» бию ансамбле, катнаш группада — Октябрьский районыннан «Чишмә» халык ансамбле җиңүче булдылар.
Гимназиянең «Алтынай» бию коллективы (җитәкчесе Айгөл Әмирова) икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.
Ә инде сәхнәгә безнең «Дуслык» үрнәк халык бию ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Нуриханова) «Барда яшьләре» оригиналь халык биюе белән чыккач, тамашачыларда да, жюрида да фестивальнең Гран-приена кем лаек буласына шик калмады. Коллективка музыкаль үзәк-караоке һәм конкурс символы — аю тапшырылды. Ә ул, димәк, «Милләтләр салават күпере» фестивале киләсе елда да край кунакларын янә Барда җирендә көтәчәк, дигән сүз.
Обладатель Гран-при фестиваля - образцовый ансамбль народного танца «Дуслык»
Обладатель Гран-при фестиваля — образцовый ансамбль народного танца «Дуслык»

Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *