20 ел: халык һәм район өчен

DSC_0075 (Medium)31 ОКТБРЬДә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә район Земство Җыелышына багышланган тантана булды. Земство Җыелышъшъщ торле чакырылыш депутатлары, край җитәкчелеге вәкилләре, авыл поселение башлыклары, район учреждение җитәкчеләре бәйрәм чарасының кунаклары/ булдышар.

20 ел — зур чор түгел, әмма бу вакыт эчендә күп нәрсә эшләнде. Земство Җыелышы эшчәнлеге тарихы 1994 елдан башлана. Ул вакытта, РФнең яңа Конституциясен һәм Пермь өлкәсенең норматив-хокукый актларын кабул иткәннән соң, районнарның сайланган власть вәкилләренең урыны һәм функцияләре, аларның компетенциясе һәм вәкаләтләре, башкарма власть белән үзара хезмәттәшлек принциплары билгеләнә. Бу еллар эчендә 150 дән күбрәк утырыш үткәрелгән, районның барлык иҗтимагый, икътисади һәм социаль сфераларында мөнәсәбәтләрне регулирлаучы 2500гә якын карар кабул ителгән. Бирегә килүчеләргә Россиядә Земство реформасы тарихы һәм үсеше, безнең районда җирле үзидарәнең формалашу тарихы турында фильмнар тәкъдим ителде.

Юбилей датасы уңаеннан котлаулар белән муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Е.Е.Гилязова, край губернаторы администрациясе территорияләр департаменты белгече Л.А.Штанько, күрше районнарның Земство Җыелышы рәисләре чыгыш ясадылар.

— Депутат корпусы үзенең вазыйфаларын башкаруга һәрвакыт җаваплы, бардалыларның тормышына кагылышлы карарларның мөһимлеген аңлап карады, — диде Сергей Миннихан улы үзенең котлау сүзендә. — Бүген без властьның ике: башкарма һәм законнар чыгару тармакларының бердәм һәм нәтиҗәле эшләве турында ышаныч белән әйтә алабыз. Безне уртак бурыч — районыбыз үсеше һәм иминлеге берләштерә.

Край Законнар чыгару Җыелышы депутаты Е.Е.Гилязова коллегаларына хезмәттәшләре өчен рәхмәт белдерде һәм депутатларның эшчәнлеге халык өчен файдалы һәм районны үстерүгә юнәлдерелгән булуын теләде. Край Законнар чыгару Җыелышы исеменнән В.М.Сарбаевка рәхмәт хаты тапшырды.

Депутат коллегаларын Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев котлады һәм бердәм эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Вәдир Манфур улы билгеләгәнчә, һәр чакырылыш электән килгән традицияләрне саклап, властьның законнар чыгару тармагы тарихына яңалык та кертеп килә. Ул берничә чакырылыш депутатларына һәм хатын-кыз депутатларга рәхмәт хатлары тапшырды. Шунысын билгеләргә кирәк, 20 ел эчендә төрле чакырылышларда 9 хатын-кыз депутат эшләгән.

Тантанага аның башлангычында торучылар — район халык депутатлары советы рәисләре, Земство Җыелышының төрле чакырылыш депутатлары — М.А.Радостев,

Р.Ә.Исмәгыйлов, Р.С.Әмиров, К.С.Зиятов чакырылган иде. Алар үткән елларны, район вәкаләтле власть органнарының формалашу елларын аеруча җылы хисләр белән искә алдылар.

М.А.Радостев үз чыгышында ассызымлаганча, вәкаләтле органның төп бурычы районның барлык сфераларында һәрвакыт нормаль тормыш эшчәнлеген тәэмин итү булды һәм булып кала. «һәм бүген барыгызга да — башкарма власть, шулай ук законнар чыгару власть вәкилләренә дә — фикерләүдә, гамәлләрдә бердәм булырга, район, аның халкы өчен эшләргә кирәк», — диде Михаил Александрович.

Чара балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды. Индира ХАҖИЕВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *