Туган авылым — Сүҗде төбәгем

Мостовинцы отметили 300-летие деревни
12 июньдә Сүҗде халкы сабантуй белән беррәттән авылның 300 еллык юбилеен уздырды. Бәйрәмгә ерак җирләрдә яшәүче авылдашлар, туганнар, дуслар, якын күршеләр, кунаклар җыелды. Юбилейга әзерлек февраль аенда ук башланды, авылыбыз тарихы турында буклет чыгарылды, затлар шәҗәрәләре төзелде, ябылган балалар бакчасы урынын чистартып, бәйрәм уздыру мәйданчыгы булдырылды.
Бәйрәм котлаулары белән район администрациясе башлыгы урынбасары Р.Р.Мукаев, край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары кабул итүе җитәкчесе Ф.Ф.Корбангалиева, Пермь крае һәм Барда районы башкорт корылтайлары рәисләре Р.Т.Мөхәмәтьянов һәм К.С.Зиятов, Пермь финанс-производство группасы директоры Г.А.Ткаченко исеменнән С.В.Казаков, Барда авыл поселениесе башлыгы Д.Г.Зарипов, имам-мөхтәсиб Марат хәзрәт Мозафаров, Барда Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рафикъ хәзрәт Акманаев, район Земство Җыелышы депутаты И.Ә.Сәгыйдуллин, Тәтешле мәдәният үзәге директоры Ф.М.Солтанов чыкты. Авылыбызга багышлап Бардадан Мәҗит Дускаев һәм Түбәнавылдан Ләбибә Зимасова шигырь бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең концерт программасы да озакка истә калачак. Сәхнәдә Тәтешле районы үзешчән сәнгать осталары, Бардадан «Дуслык» үрнәк бию коллективы, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге хезмәткәрләре, кунаклар һәм авылыбызның осталары чыгыш ясады. Кич белән авылдашыбыз Илнур Бәширов тырышлыгы белән концерт-дискотека да оештырылды.
Юбилей таҗы булып затлар парады торды. Абдаловлар, Акбашевлар, Акзигитовлар, Кусаматовлар, Зөбәеровлар, Шәмгуновлар затлары зур әзерлек белән килеп чыгыш ясадылар. Бәйрәмне спорт һәм халык уеннары тулыландырды.
Форсаттан файдаланып, юбилей бәйрәмен оештыруның инициаторы булган район башкорт корылтае рәисе, авыл поселениесе Депутатлар советы рәисе урынбасары К.С.Зиятовка, бәйрәмне уздырырга ярдәм иткән Барда авылы поселениесе җитәкчелегенә, депутатларына, Земство Җыелышы депутаты И.Ә.Сәгыйдуллинга, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге хезмәткәрләренә, авыл халкына зур рәхмәт белдерәбез.
Зилә АБДАЛОВА, авыл мәдәният йорты мөдире.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *